ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 7 маенда Арча район суды районда яшәүче 30 яшьлек иргә карата җинаять эшен карады.

Аны РФ Җинаять  кодексының 322.2нче маддәсендә каралган җинаятьне (Россия Федерациясендә булган урында чит ил гражданинын ялган исәпкә кую) эшләүдә гаепле дип тапты.

2023 елның 13 декабрендә Арчаның Вагыйзовлар урамында “Хэндэ Солярис” (дәүләт номеры М875АВ/716) машинасы тоткарлана. Йөртүчесе Фирдүс Нуриевның алкогольле эчемлек кулланган булуы ачыклана.


24
май, 2024 ел
җомга

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү максатыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе «Гаилә архивын тапшырыгыз» республика конкурсын үткәрә.
Конкурс җиңүчеләре өчен акчалата премияләр каралган
Беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен 50000 сум, 30000 сум һәм 20000 сум.
Конкурс турында нигезләмә, аны үткәрү вакыты турында боерык, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы " ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган ( https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Игътибар итегез, конкурсның муниципаль этабы Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) башкарма комитетларының архив бүлекләре (идарәләре, секторлары) тарафыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан конкурсның республика этабына конкурс документларын тапшыру вакыты 2024 елның 13 октябрендә тәмамлана.

 

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала.  Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.

 Исегезгә төшерәбез, автомобильдән реабилитация яки абилитация программасы (ИПРА) нигезендә файдаланучы инвалидлар, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар да мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең 50% ын каплау хокукына ия.

Туңу турында кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә

2024 елның 24 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфрагында туңу көтелә 0..-5, Казан шәһәрендә урыны белән -2гә кадәр.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Халыкка һавада һәм туфрак өслегендә туңу вакытында киңәшләр:


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәктәп яны участогының роле бик зур. Мәктәп яны участогы – ул укучылар өчен җирнең "әлифбасы" кебек.Андагы гамәли эшләр укучыларны хезмәттә тәрбияләүдә зур роль уйный. Кечкенәдән укучыларда үсемлекләрне җирдәге тормышның төп чыганагы буларак күзаллау формалаша һәм үсемлекләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә.

 


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

Балалар өчен юлламалар (шул исәптән сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алу хокукы булган кешеләр), балалар туристлык кэшбэгы, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналарның лагерьларга бару мөмкинлеге турында сорауларга җавап бирәчәкләр:

23 майда урыны белән -2 кадәр туфракта;

- 24 майда урыны белән һавада һәм туфракта -3кә кадәр (Казан шәһәрендә -1гә кадәр).

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Халыкка һавада һәм туфрак өслегендә туңу вакытында киңәшләр

20 май көнне Арчаның Казансу паркында балалар һәм яшьүсмерләр үзләренең сәнгать өлкәсендәге сәләтләрен күрсәтү өчен асфальтта рәсем ясарга җыелды.

Конкурста барлыгы 77 бала һәм яшьүсмер катнашты. Конкурс өч темага багышланды: Арча төбәге, пионерия көне һәм юл йорү кагыйдәләре.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International