Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә дә тынычлыгыбыз сакчылары елның-елында катнашып килә. Күптән түгел алар беренче сыйныфка укырга керүче ун баланы әти-әниләре белән эчке эшләр бүлегенә чакырып, шушы акция кысаларында бик матур чара үткәрделәр. Үзенә күрә бик тә кызыклы һәм эчтәлекле чара булды ул. Аеруча мең дә берне белергә теләгән, бөтен нәрсә белән кызыксынган балалар өчен.
Колхозлар беткәч мондый “вак-төяк” белән мәшәкатьләнмиләр. Ә менә районда иң уңышлы эшләүче инвестор Габделхәй Кәримов “Игенче” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә терлекчелектә эшләүчеләрне бергә җыйнап, мул табыннар артында матур бәйрәм оештырды.
– Яшь буынны тормышка әзерләү, сыйфатлы белем бирү – дәүләтнең мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычы. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия өлкәсенә дә кагыла: моңарчы билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар камилләшә. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади, сәләтле шәхес итеп тәрбияли ала.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл тематикасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла торган “Минем җирем - Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектлары конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү тәмамлануга ике атнадан да азрак калды, дип искәртә. Ике ай эчендә конкурска илебезнең 71 төбәгеннән 500дән артык проект алынган, шул исәптән Татарстаннан - 20.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
“Ак барс” агрокомплексы” басуларында унике комбайн бер-бер артлы тезелешеп арпа суга. Җитәкче, баш агроном, икътисадчы – бар да комбайннар янында.
“Спорт һәм бокс көне” дигән бәйрәмдә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Илшат Габделфәрт улы оста боксчылар белән бергәләп бокс флешмобында чыгыш ясады, аннан, уңышлы уен күрсәткән яшь боксчыларны бүләкләде. Бокс мәйданы янында тамашачы да күп булды. Моңарчы күрелмәгән тамаша булганга, һәркемне кызыксындырды ул. Әлеге күрсәтмә чыгышлар “Арча” спорт мәктәбенең бокс түгәрәге җитәкчесе Марат Галиевлар тырышлыгы белән оештырылган.
Кәүсәрия апа, сөбханалла, елмаеп үзе каршы алды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Ул аңа Президент Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлегеннән дә килгән иделәр.
Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина үзара салым акчаларының кая тотылуы, хәл итәсе проблемалар, дәүләт программалары буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Төрле чараларның, спорт ярышларының үзәгендә булыр ул. Әле менә узган чәршәмбедә бик матур урам бәйрәме оештырдылар.
Эш беткәч уйнарга ярый, дигәндәй, кичке як булганга кеше дә күп иде.