ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Лесхоз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Самирә Хәсәнова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды

Декабрь ахырында Казанда республика Яңа ел чыршысы узды. Анда Арча районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә булган 95 бала катнашты.

Ә Самирә Хәсәнова исә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бәхетенә иреште. Самирә – “Алдынгылар хәрәкәте”нең актив катнашучысы. Шулай ук ул гаилә кыйммәтләрен саклау максатында “Гаилә вакыйгалары почтасы” Бөтенроссия флэшмобын булдыру проекты белән “Зур тәнәфес” бәйгесендә җиңү яулаган иде.

Арчада “Ел укытучысы” республика бәйгесенең район этабы үтте. Анда җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак.

“Ел укытучысы“ бәйгесе ел саен оештырыла. Ул иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән.

Бәйгедә барысы 62 укытучы катнашты. Беренче этапка алар дәресләрен видеога төшереп җибәрде. Дәресләрне карап чыкканнан соң финалга 20 укытучы үтте.

Махсус хәрби операциянең мәгънәсен бүгенге көндә мәктәптә башлангыч сыйныфта укучыларга кадәр яхшы аңлый

Бу темага мәктәпләрдә “Батырлык дәресе” уза, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә кунак булып килә.

Күптән түгел Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе дә шундый кунакларны – үзләренең элеккеге укучылары Фоат Абдуллин һәм Илнур Яруллиннарны кабул итте. Алар сыйныфташлар, бүгенге көндә икесе дә бер уй белән яши: дөньялар тынычлансын иде дә, махсус хәрби операциядәгеләр туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде. Илнур Яруллинның махсус хәрби операция булган урыннарга гуманитар ярдәм илтүе, андагыларга ярдәм итеп йөрүе турында язгалап торабыз, ә Фоат Абдуллин, отставкадагы хәрби, шул хәрби операциянең эчендә кайный. Алар мәктәптә укучылар, укытучылар белән очрашу кичәсендә катнашып, соңыннан мәктәптә, директор Зөлфия Хәйруллина тырышлыгы белән оештырылган музей почмагына керде. Анда, нигездә, каникулларын туганнары янында Яңа Кырлайда уздырган, авылны бик яратып яшәгән, махсус хәрби операциядә һәлак булган Алмаз Хәмит улы Әһлиевның шәхси әйберләре урын алган. Мәктәпнең тарих укытучысы Гөлгенә Шиһапова батыр турында сөйләде.

Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектакле белән Татарстанга танылды

Коллектив “Созвездие-Йолдызлык” театрында үткән Татарстан Республикасы “Премьера” студентлар һәм яшьләр театрлары ачык телевизион фестивалендә икенче урынга лаек булды.

Музыка укытучысы, Татар-станның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге Арча педагогия көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме әлеге спектакльне Арча тамашачысы хөкеменә тәкъдим иткән иде инде. Шыгрым тулы зал белән ул Арча Мәдәният йортында дүрт тапкыр куелды һәм көчле алкышлар яулады.

Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме булды. Бик матур әзерләгәннәр.

Раштуа (Рождество) – Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн. Арча чиркәвеннән, Лин атакай Кондаков Раштуа бәйрәме белән котлады. Иисусның туган көне ул ислам һәм башка диндәге кешеләр өчен дә әһәмиятле, чөнки без һәр пәйгамбәргә ихтирамлы булырга тиеш. Аларның һәркайсы яхшылыкка өндәгән. Арча Шәрык мәчете имамы Ильяс Дөлкәрнәев та килгән иде. Ул шулай ук Раштуа бәйрәме белән котлады. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты. Эльвира Шамиловна шундый эчтәлекле, матур бәйрәм оештырганнары өчен оештыручыларга, бигрәк тә тырышып йөрүче ветеран, Арча шәһәренең хатын-кызлар советы җитәкчесе, “Рус җыры” ансамбле җырчысы Валентина Гаранинага, сәхнәдә концерт номерлары белән чыгыш ясаучыларга рәхмәт әйтте.

Узган ел ахырында Санкт-Петербургта илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйгасы – “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионаты финалы узды

Гөлнур Миннебаева

Биредә 900дән артык кеше үзара ярышты, финалга шуларның яртысы гына узды. Алар арасында Татарстан данын яклап, җиңү яулаучы Арча кызлары Динә Сираҗиева һәм Алисә Йосыпова да бар.

“Профессионаллар” чемпионатында бәйгеләр берничә юнәлештә уза. Арча 1нче мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы кызлар көчләрен “Әйдаманнар эшчәнлеге” компетенциясендә сынады һәм Татарстанда – беренче, Санкт-Петербургта өченче урынны яуладылар.

Кызларны бәйгегә әзерләгән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина, экспертлары Энҗе Гыймадиева һәм җиңүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләштек.

4 гыйнварда Арча педагогика көллиятенең спорт залында якташыбыз, Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.

Әлеге турнир быел уникенче тапкыр үткәрелде һәм анда катнашучылар арта бара. Әлеге бәйгедә 60 ка якын спортчы катнашуы шул турыда сөйли.

Шахмат уенын яратучыларны көллият директоры Гөлнара Гарипова, район шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов тәбрикләде. Әлеге турнир Марсель Хәлилов тәкъдиме һәм ярдәме белән оештырылган иде. Соңгы елларда ул көллияттә, гаять уңайлы шартларда уза.

 

Туган авылы өчен җан атып йөрүче Илгиз Фазылҗанов быел Иске Ашыт авылында хоккей мәйданчыгы булдырган иде. Авыл яшьләре өчен дип төзелгән әлеге шугалакта 5 гыйнвар көнне беренче хоккей ярышлары узды.

Уеннарны Илгиз Фазылҗанов, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин, “Ашыт” ширкәте җитәкчесе Айрат Ибәтуллин һәм озак еллар әлеге җирлек башлыгы булган Фәһим Фәйзуллин ачты. Илгиз Фазылҗановка һәм шугалакны булдыруда көчләрен кертүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

2025 елга аяк бастык. Яңа елны ничек каршылыйсың, шулай дәвам итә, диләр бит. Без аны газета укучыларыбыз саны белән бәялибез

Димәк, безнең өчен уңышлы башланды. Бу безнең өчен икеләтә шатлык.

Беренчедән, бу газетабыз 95 еллыгын билгеләп үтүче истәлекле ел. Икенчедән, төп газета укучыларыбызны югалтмадык, шуңа әле яңалары да өстәлде. Елның беренче яртыеллыгында безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле газетабызны алдыручылар, дуслар, хәбәрчеләребез!

2025 елның беренче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына яздыручылар саны өч меңгә якын. Бу узган елның беренче яртыеллыгыннан беразга гына кимрәк булса да, икенче яртыеллыгыннан күпкә артык. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле газетабызны алдыручылар, компьютер, телефоннарны читкә куеп, безне яратып укучылар. Киләчәктә дә шулай бер-беребездән аерылмыйча, киңәшләшеп, фикерләшеп, аралашып, хәбәрләшеп яшик.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

17 гыйнварда Татарстан Республикасының һәм Казан шәһәренең кайбер урыннарында бозлы шартлар көтелә.

Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы өчен төп дирекциясе тәкъдим итә:

Бозлы шартларда:

Табышмак булмаган аяк киеме әзерләгез. Surfaceирнең тигезсезлеген исәпкә алып, ашыкмыйча, җентекләп хәрәкәт итегез. Олы яшьтәгеләргә резин очлы камыш яки кискен таяк белән махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә тайгап китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Кара боз барлык юл кулланучылары өчен җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләр кинәт тормоздан сакланырга тиеш: туктарга кирәк булса, тизлек шома киметелергә тиеш. Тормозны тормоз педалына берничә тапкыр басыгыз, шуның белән сезнең артта йөргән машина йөртүчеләрен кисәтүче сигнал бирегез. Машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итергә кирәк. Барлык оптика да эш тәртибендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчән күлмәк кулланыгыз.

Мөмкин булса ерак араларга сәяхәт итүдән сакланыгыз.

Жэяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичү урыннарында гына үтәргә киңәш ителә. Хәрәкәтле машиналар алдында юл аша йөгермәгез, чөнки Трафик агымы юнәлешендә генә хәрәкәт итегез. Visгары күренүчән күлмәк кулланыгыз яки киемегезгә чагылдыргыч элементлар бәйләгез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International