Әфганстан җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулды
15 февральдә “Сугышчан туганлык” оешмасы ел да бу көнне билгеләп үтә.
Быел да әфганчылар җыелды. Башта Арча үзәгендәге мәрхүм әфганчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында очраштылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде.
Югары Бирәзә авылында яшәүче 23 яшьлек Фидаил Габдрахманов махсус хәрби операция барган зонада бер аягын югалта
Әмма егет сер бирми, күңеле көр, кәефе яхшы. “Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам, аннан эшкә чыгам”, – ди ул тулы бер ышаныч белән.
Руфия ханым элемтәгә чыкмаса, бәлки әнисе Әлфия апага 90 яшь тулганны белми дә калыр идек. Газетага котлау бирде ул
“Әниегезне күрәсе килә, үзем дә килеп китәм әле сезгә”, – дидем. Руфия ханым шатланып риза булды
Өч сәгатьтән артык барган концерт. Тулы зал. Көчле алкышлар. Сәхнәдә танылган эстрада артистлары белән беррәттән үзешчәннәр
Питрәчтә Татарстан көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Хәйруллин истәлегенә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында көрәш ярышлары узды.
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов), район мәгариф идарәсе (Рамил Мөхәмәдияров) һәм район башкарма комитеты (җитәкчесе Ренат Гатиятов) арасында төзелгән килешүнең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды.
2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.
«Киләчәк Уеннары» кунаклары һәм катнашучылары Галәмнең Беренче Бишлеге ясалган уникаль открыткаларны бушлай җибәрделәр. Россия почтасы Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр диджитал-форматта узган дөньядагы беренче масштаблы ярышның партнеры булды
2024 елның 22 февралендә почта әйләнешенә "Киләчәк уеннары"на багышланган нәфис марка чыга. Анда цифрлы ялкын мультиспорт турниры эмблемасы сурәтләнгән.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
22 сәгатьтән 22 февральдә сәгать 10га кадәр 2024 елның 23 февралендә
23 февраль төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасында:
урыны белән томан;
көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы -25 , - 30 кадәр төшү мөмкинлеге бар.