ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 25 гыйнварына

2024 елның 24 гыйнварында 18 сәгатьтән 2024 елның 25 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр

Казан Буенча:

Болытлы.

Кечкенә Кар.

Көньяк җил 611 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-11˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -5..-7˚.

Юлларда бозлавык.

Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр  түләүләрне арттырылган күләмдә алды.


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Әлеге җыентык материаллары ата-аналарга, балалар һәм балалы гаиләләр хокукларын яклау өлкәсе белән кызыксынучы хезмәтләргә  юнәлтелә, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль яклау системасы хезмәткәрләренә файдалы булачак

 

   ТР муниципаль берәмлекләре Советының «Республика исемнәре» видеопроекты старт алды. Ул Татарстан, республика шәһәрләре һәм районнарының элеккеге җитәкчеләренең тормышына һәм хезмәтенә багышланган.

Россия Почтасы Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Федерациясе Президентының шәхси котлауларын җиткерәчәк.

"Газ өчен түләүнең" яңа мобиль кушымтасын урнаштырыгыз


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасының генераль директоры Михаил Волков РФ Президенты кушуы буенча модернизацияләнгән 32 авыл бүлекчәсе эшен башлап җибәрде. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе, Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының  йомгаклау коллегиясе утырышы алдыннан Б. Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында дистанцион форматта узды.

2024 елның 23 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белэн һава температурасы -25, -28˚ тошуе котелэ.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:


21
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 20 гыйнвар кичендә, 21 гыйнвар төнендә һәм көндез көтелә:

көчле кар һәм буран, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарлана;

көчле көньяк җиле 15-20 м/с;

- дымлы кар яудыру;

урыны белән бозлавык;

юлларда кар басу һәм көчле бозлавык;

төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча  бердәм  пособие 12 айга  билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә  бер ай кала да эшләргә мөмкин.  2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта,  ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне  хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International