21 сентябрьдә Арча үзәк стадионында “Татарстан кроссы – 2014” үткәрелде. Анда Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев тәбрикләү сүзе белән чыкты.
“Наркотикларга каршы мәдәният һәм спорт” массакүләм марафоны старт алды. Бу уңайдан Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге “Сәламәт буын — көчле ил” республика бәйгесе кысаларында “Яшьләр сәламәтлекне сайлый” дип исемләнгән спорт бәйрәме оештырды.