ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бу атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә урып–җыю темпларын арттыру, күпьеллык үләннәрне чабып бетерү, көзге чәчүгә җир әзерләү, киләсе елга бюджет формалаштыру буенча бурычлар билгеләнде
Анда 26 илдән 350дән артык спортчы катнашты. Безнең илдән алар 23 иде. Анда Арча шәһәрендә туып–үскән, биш тапкыр Россия чемпионы, спорт остасы Гөлүсә Галиева да катнашты
Арча үзәк стадионында Шәһәр көне билгеләп үтелде. Казаннан VIнчы Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары да кайтты.
4 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар “Казан” милли мәдәни үзәге директоры Закиров Ринат Зиннур улы, “Татнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сабиров Рөстәм Наил улы Пөшәңгәр авылында халык белән очраштылар.
Яңа Кенәр мәдәният йортының җитәкчесе дә, хезмәткәрләр дә—бар да урам якта буяу эшләре белән мәшгуль.

1
август, 2014 ел
җомга
Сүзне тагын “Татарстан” ширкәтеннән башларга туры килә. Быелгы урып–җыюны әйдәп баручы әлеге хуҗалыкта басуларда тулы көчкә эшлиләр. Арышны уралар да, турыдан–туры суктыралар.
Юллар, юллар...Урамнарында асфальт булганнарны сөендерә, юкларны көендерә. Бүген берәүнең дә яңгырлы көннәрдә пычракка батып йөрисе килми. Асфальттан керт–керт атлап йөрүгә ни җитә. Шуңа, җәй җитүгә, шәһәр урамнарына асфальт җәя башлагач, күңел сөенә.
Нинди генә юллардан йөртми язмыш адәм баласын. Кемдер бәхетен эзләп читкә китә, ә София Бруснева аны Арча районында таба. Гомеренең 45 елын Арча халкына багышлый. Ул шәфкать туташы булып эшли.
“Тормыш — мизгел”, ди шагыйрь. Бер караганда, чыннан да, шулай сыман. Әле генә яши башлаган кебек, әмма инде 50 ел үтеп киткән. Ә үткәннәрне бар нечкәлекләре белән барлый башласаң, күргәннәр шул гомергә ничек сыеп бетте икән, дип гаҗәпләнерлек була кайчак. Тигезлектә озын гомер кичергән парлар белән очрашканда, аларның күбесе, гадәттә, бер калыптагы җөмләне әйтә: “Шул гомер яшәлгән дә кебек түгел, әле генә кавышкан сыман”. Билалетдин абый да шулай ди. Мөслимә апа, киресенчә, “Озак яшәдек”, — ди. Сүзем Казанка авылында үрнәк гомер кичереп алтын туйларына җиткән Низаметдиновлар турында.
3 августта транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International