Өч сәгатьтән артык барган концерт. Тулы зал. Көчле алкышлар. Сәхнәдә танылган эстрада артистлары белән беррәттән үзешчәннәр
Питрәчтә Татарстан көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Хәйруллин истәлегенә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында көрәш ярышлары узды.
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов), район мәгариф идарәсе (Рамил Мөхәмәдияров) һәм район башкарма комитеты (җитәкчесе Ренат Гатиятов) арасында төзелгән килешүнең үтәлешенә багышланган киңәшмә булды.
2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.
«Киләчәк Уеннары» кунаклары һәм катнашучылары Галәмнең Беренче Бишлеге ясалган уникаль открыткаларны бушлай җибәрделәр. Россия почтасы Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр диджитал-форматта узган дөньядагы беренче масштаблы ярышның партнеры булды
2024 елның 22 февралендә почта әйләнешенә "Киләчәк уеннары"на багышланган нәфис марка чыга. Анда цифрлы ялкын мультиспорт турниры эмблемасы сурәтләнгән.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
22 сәгатьтән 22 февральдә сәгать 10га кадәр 2024 елның 23 февралендә
23 февраль төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасында:
урыны белән томан;
көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы -25 , - 30 кадәр төшү мөмкинлеге бар.
2024 елның 22 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25-29 градуска кадәр төшүе көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Салкыннан һәм өшүдән саклану өчен, урамга чыкмаска, балалар, Йорт хайваннарын урамда озак йөртмәскә һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк.
Россия зур, әмма инде кар куярга урын юк, дип көлешә халык. Шулай бер көн безнең Большая урамында (чиркәү арты) зур бульдозер каршыма килә: карны эттереп 1-2 метр бара да, чүмече белән карны читкә алып куя, тагын 1-2 метр бара да... Шунсыз булмый.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе – Татарстанда 30 елга якын уздырылып килүче республикакүләм чара
Быел бу бәйгенең зона этабы Арча районында оештырылды. Районыбыз Мәдәният йортына Арча, Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч районнарыннан катнашучылар җыелды.