ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

31 гыйнварда Арча шәһәренең Көньяк микрорайонында яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты

Җыенда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов басуларга барып уҗымнарның хәлен белергә дәште.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, “Кырлай“ ширкәте баш агрономы Рәмис Абдрахманов, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге белгечләре белән бергәләп “Кырлай“ ширкәтенең арыш басуына юл тоттык.

Татарстан Республикасының Хоккей федерациясе оештырган спорт бәйрәме икенче ел рәттән безнең районда узды

27 гыйнвар көнне Яңа Кенәр авылы шугалагында спорт сөюче райондашларыбыз җыелды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә студентлар көненә багышланган ел да уздырылып килүче “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе үткәрелде.

Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы. Ветеран укытучы Рәйсә Мөхәммәтҗанова гел шулай дия торган булган.

Махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм итүгә дә алар бердәм кушылды.

Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә.

Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде.

Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын.

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләргә исең китәрлек: үзләренең төп эшләреннән тыш алар төрле спорт ярышларында да катнашалар

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина белән сәламәт тормыш рәвеше алып барган кешеләр турында сөйләштек.

Ул безне Арчада яшәүче Гөлназ Хәйруллина белән таныштырды. Гөлназ Хөсәеновна бик ачык кеше булып чыкты. Ул башкаларга яхшылык эшләү, файда китерү максатыннан киңәшләрен бирергә әзер. Гаилә мәшәкатьләреннән тыш, чаңгы, скандинав таяклары белән йөрү, йөзү, физик күнегүләр аның яраткан шөгыле. Сөйләшүне башлыйбыз.

Арча педагогия көллиятенең музыка укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектаклен куйды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International