ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Арчада яшь укытучылар “Һөнәр. Сәләт. Сәнгать” дигән форумда катнаштылар.

Ул Арчаның 3нче мәктәбендә үтте. Форумда районыбыздан гына түгел, күрше районнардан – Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан да укытучылар катнашты. Яшь хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга аларның остазлары да килгән иде.

Районда биш халык театры бар. Шуның берсе – Иске Ашыт авыл мәдәният йорты каршындагы Саяра Фәттерахманова исемендәге “Саяра“ халык театры.

Без “Арча Арена” Боз сараендагы хоккейчылар уңышларын ишетеп, күреп торабыз. Хоккей гынамы, ял көннәрендә кичләрен тимераякта дәртле музыкага күмәк шуулар яшьләрнең очрашу урынына әйләнде, хәтта ул хәрәкәтле, фигуралы шуулар дискотеканы хәтерләтә.

31 гыйнварда дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 37нче утырышы булды.


3
февраль, 2024 ел
шимбә

Бүгенге яшьләр турында ниләр генә сөйләсәләр дә, кирәк вакытта утка да керә алар

“Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә рәт калмагач ир-егетләрнең районның төрле почмакларына таралып трактор-комбайннарда менә дигән итеп эшләп йөрүләрен язган бар иде инде.

Наласа авыл җирлегенә кергән Наласа, Урта Бирәзә, авылларында 332 хуҗалык бар, 942 кеше яши

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировага: “Сездә урамнарны кардан чистарту тәҗрибәсен бөтен районга таратырга килдем әле, – дидем. – Авыл җирлегенең үзенең тракторы бардыр инде“.

Иске Кырлай авылына легендар шәхес Миннефәр Дәүләтбаевны 75 яшьлек юбилее белән котларга бардык

Таза, матур йортның капка төбендә юбилярның улы, районда билгеле, абруйлы шәхес Зөлфәт көтә иде.

Хезмәт юлларын “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә башлап, шунда чыныгу алган, хәзер районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә төрле җаваплы урыннарда эшләүче белгечләр шактый. Алар бар да ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов мәктәбе шәкертләре, дисәк тә ялгыш булмас.

Биш бала әнисе Раушания 13нче тапкыр донор!

Донорлар көне район Мәдәният йортында үткәрелде. Репортаж язарга  килгәндә иртәнге сәгать 11нче яртылар булгандыр. Киләсе кеше иртәнге якта килеп беткәндер дисәм, чират! Яшьләр дә, олырак яшьтәгеләр дә бар.

Алинә Латипова: “Бу юлы да исемле посылкалар җыелды. Әмма иң төп әйбер – берсе-берсе 280 мең сум торган ике квадракоптер “МАВИК 3-PRO”

Шушы араларда гуманитар ярдәм белән тагын бер машина ерак сәфәргә – махсус хәрби операция барган зонага китәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International