1 апрель көнне "Кошлар көне" билгеләп үтелә . Шул уңайдан Симетбаш аыл клубында балалар өчен "Кошлар безнең дусларыбыз " дип исемләнгән чара уздырылды.
Экология айлыгы кысаларында 2023 елның 31 мартында Лесхоз урта мәктәбе базасында мәгариф учреждениелары җитәкчеләре һәм директор урынбасарлары өчен “Мәктәп урманчылыгы” - белем һәм тәрбия бирүнең нигезе” дип аталган район семинары үткәрелде.
"Татарстан республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман" проекты катнашучысы, Россиядә “Педагог һәм остаз” елы уңаеннан, 53 ел педагогик стажы булган – педагогик хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән, 56 ел “Ләйсән” халык вокаль ансамблен җитәкләгән Шәйхетдинова Зилә Зәки кызы белән Арча үзәк китапханәсендә җылы, матур, хатирәләргә бай очрашу узды.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Р.Ә. VI нчы республикакүләм фәнни – гамәли конференция кысаларында оештырылган укытучыларның фәнни – методик семинарында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
8 нче класс укучысы Әхмәтова Адилә VI нчы республикакүләм фәнни – гамәли конференциядә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Адиләгә киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телибез.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Романова Р.А. Кукмара районы Янель урта мәктәбендә уздырылган “Туган җир сулышы” республикакүләм фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, “Функциональ грамоталылыкны үстерүдә минем эш тәҗрибәм” номинациясендә җиңүче булды.
29 нчы мартта Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Арча гуманитар-техник техникумының 1 нче курс студентлары өчен "Под большим шатром России" дигән квест-уен узды.
Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Вилсур абый дип горурланып әйтә, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Тормыш иптәше Гөлчирә апа белән тормыш коруларына быел 65 ел.
Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында "Педагогик дебют" номинациясендә Арчаның алтынчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы икенче урын алды! Ришад Фәннур улы 100 мең акчалата приз һәм теплоходта ял итү юлламасы белән бүләкләнде.
Быел конкурс финалына 55 педагог үтте: 45 — «Ел укытучысы» номинациясендә һәм 21 — «Педагогик дебют»номинациясендә. Алар мәктәп, муниципаль һәм зона этапларын уңышлы уздылар. 20 нче мартта Казанда катнашучылар ачык дәресләр күрсәттеләр, ә 21 нче мартта «Тәрбияви вакыйга» дип аталган сынау уздылар. Шул ук көнне тәҗрибәле педагоглар арасыннан 15 укытучы һәм икенче турга кертелгән 10 дебютант сайлап алынды.
22 нче мартта алар үрнәк «Мастер-класс» үткәрделәр, ә 23 нче мартта «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясендә катнаштылар. Икенче тур нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә биш педагог сайлап алынды, алар «Педагогик киңәшмә» конкурсының йомгаклау сынавында катнаштылар.
Ришад Фәннур улы! Сезне лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз һәм яңа уңышлар, зурдан-зур казанышлар телибез!
Моннан алты ел элек Шурабашта ниндидер семинар үткәрү турында сүз дә алып барып булмый иде
Язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә менә өченче ел рәттән “Заря“ ширкәтендә узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов: “Хәзер бездә семинарны сорап алалар“, – диде. Дөрестән дә, элегрәк мондый чараларны үткәрүгә җитәкчеләр бик авырлык белән генә ризалашалар иде.