Ветеран педагог Илдус абый Сәгъдиев әйтмешли, да, малай, дип, тормышның алга киткәненә тел шартлатасың
Апаз авыл җирлегендә район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды.
Бүгенге көн мәктәп укучысы – туган районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана торган буын. Шушы юнәлештә, районыбыз җитәкчеләре дә укучылар белән даими очрашып, аларның фикерләрен өйрәнеп, алга таба эшләү өчен үзләренә бурычлар билгелиләр.
Бәйгегә һәр авыл җирлеге кушылды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә күп катнашты. Яңа талантлар барланды
Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды.
Арчаның балалар сәнгать мәктәбендә Sforzando – “Сәнгать осталары” республика форумы узды.
“Sforzando” (“Тырышлык”) башкару сәнгатен үстерү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды Татарстанда 2014 елдан бирле эшләп килә.
Районның террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев шәһәрдә җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен видеокамералар санын арттырырга тәкъдим итте.
Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү өчен барлык район халкы берләште
14 мартта районның Иҗтимагый совет утырышы узды. Аны Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.
14 мартта Арчаның 6нчы урта мәктәбе спорт залында мәктәп укучылары арасында “Арча хәбәрләре“ газетасы призына шахмат буенча “Төньяк балкышы“ дип аталган ачык чемпионат узды.
Район хакимиятендә көрәшчеләрне зурладылар. Район башлыгы Илшат Нуриев Россия һәм Татарстан чемпионнары, дәрәҗәле көрәшләрдә 2нче, 3нче урыннарны алган көчле көрәшчеләр белән очрашты, аларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде, Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
Көрәшчеләр үсә. Күзгә күренеп. Күрче син ул Динияр, Салават, Радмир, Таһирны! Тәмам егет булганнар!
Шушмабаш мәктәбендә агросыйныфта укучылар Якты Көндәге Бариевларның кошчылык фабрикасында, Мөндеш авылында Хәлим Гариповның фермер хуҗалыгында булдылар. Сәяхәт аларга бик ошаган, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең әйбәтрәк, диләр бит.
Район башлыгы Илшат Нуриев 8 мартта уңган-булган хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды.
Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова, Иске Ашыт авылында гомер итүче, быел 103нче яше белән баручы Мәдинә Шәрәфиева шундый хөрмәткә лаек булдылар. Ике ветеранның да күңелләре көр, бүгенге тормыштан шөкер итеп кенә торалар. Мәдинә әби күпне күрдем, тракторда да, комбайнда да эшләдем, ди. Стелла Зәкиевнага да сынауларны күп кичерергә туры килгән.