Сәламәтлекне физик хәрәкәт кенә түгел, уңай тәэсирләр, мавыгулар да ныгыта. Шундый мавыгуларның берсе – шахмат. Шахмат уйнаган кеше аның нинди ләззәтле кичерешләр уятканын сөйләп тә бетерә алмый. Бар дөньяңны онытып шахмат уйнау.., хәер, бу турыда сөйләп тормыйк, әйдәгез, шахматчыларның үзләре янына барыйк.
Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачылды.
Тоз бүлмәсе сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга организмнарын ныгыту өчен кирәк. Анда керү авыру кешегә генә түгел, сәламәт кешегә дә бик файдалы. Шулай ук тоз бүлмәсе рухны да, тәнне дә савыктыру сәләтенә ия.
"Яңа ел утлары балкыта өемне...” бәйгесенең җиңүчеләрен котлыйбыз. 2021 елның 23 декабреннән башланган фотолар бәйгесенә 13 гыйнвар көнне нәтиҗә ясалды. Алар Үзәк чыршыны ябу тантанасында бүләкләнделәр.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Көнбатыш бистәсендәге Кол Гали урамын кешеләр махсус карарга бардылар, истәлеккә фоторәсемнәргә төштеләр.
Нәрсәсе белән халыкны үзенә тартты соң ул? “Йорт территорияләрен, капка төпләрен төрле утлар белән шундый матур итеп бизәгәннәр, исем китеп кайтты”, – диде бер хезмәттәшем. Аның бу сүзләреннән соң безнең дә кешеләр тудырган кышкы шушы матурлыкны күрәсе килде. Беркөн кич вакыт табып Кол Гали урамына юнәлдек.
Яңа елга зур бүләк – 59 хуҗалыгы булган Түбән Пошалым авылында, ниһаять, клуб ачылды.
“Авылым халкы бик актив тормыш рәвеше алып бара бездә. Бергә эшлиләр, бергә ял итәләр. Ләкин клуб ябылу очрашу, аралашу өчен кыенлыклар тудырды. Шуңа карамастан, җыелырга урын тапты халык. Җыелышлар, төрле чаралар, очрашулар үткәрелде. Авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсе булып авылда ике һәйкәл – сугышта катнашкан авылдашларыбызга, тыл ветераннарына – калкып чыкты”, – дип язды безгә китапханәче Гөлназ Галимҗанова.
Мөхәммәт Мәһдиев музеенда төрле милләт кешесе кунак була. Күптән түгел генә музейда КФУ студентлары булып китте.
Алар дөньяның төрле почмагыннан җыелган егетләр һәм кызлар: Гыйрак, Иордания, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, билгеле инде, үзебезнекеләр дә бар.
Үрнәк бистәсенең Тау асты урамында яшәүче Галимовлар һәм Әскәровлар гаиләләре күршеләр өчен күңелле бәйрәм оештырдылар.
Тау асты урамында бәйрәмчә Яңа ел кәефе урнашты. Ул чыршыны бизәүдән башланды. Яңа ел уты 31 декабрьдә кабынды.
Һәр көнне диярлек һәркемгә телефоннан шалтыраталар, сөйләшүләр гадәттә: “Исәнмесез, бу куркынычсызлык хезмәте. Картагызның номерын әйтегез”.
Мин бала көтәм. Бу турыда күптән түгел эш бирүчегә дә әйттем. Әмма ул “Миңа декреттагылар кирәк түгел”, – диде һәм мине эштән җибәрергә җыена. Мондый очракта закон мине яклыймы?
Әлеге сорауга район прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов җавап бирә:
– Билгеле, әлеге очракта законда сезнең хезмәт хокукларыгызны саклау гарантияләре каралган.
Яңа ел алдыннан урамнан керәсе дә килмәде. Яңа елны каршыларга әзерләнеп утырган, матур итеп бизәлгән Арчабыз, тормыш ваклыкларын оныттырып, өмет, нур бөркеп, үзенә тартып тора.