Без, өлкән кешеләр, үзебездә булган авыруларга бирешмичә, алар белән көрәшеп, хәзерге тормышка җайлашып, бер-беребез белән аралашып, тыныч кына яши идек. Уйламаганда тормышыбызга коронавирус дигән зәхмәт килеп керде дә, дөньяның астын-өскә китерде.
2022 елның 5 гыйнварында Төбәк-Чокырча авылы Луговая урамы 21нче йортта утын ягып җылытыла торган тимердән эшләнгән ягулык миче шартлады. 5 кеше, дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз зыян күрде, алар район үзәк хастаханәсенә китерелде.
1 кагыйдә. Кулларны сабын белән еш юыгыз-бу ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын вирусларны юк итә. Кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, вируска каршы чаралар (спрей, гель, салфеткалар) белән дезинфекцияләгез. Аларның кулланылыш инструкцияләренә игътибар итегез! Өслекләрне (өстәл, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ.б.) чистарту һәм даими дезинфекцияләү вирусларны бетерә.
2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» белән берлектә «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектын тормышка ашыра. Проектта ел саен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык социаль - демографик төркем вәкилләре катнаша. Кандидатлар түбәндәге сайлап алу этапларын узалар: www.rezervrt.ru сайтында гариза тутыру - тест һәм экспертлар белән эңгәмә. Сайлап алу мотивацияне, катнашуның максатын, лидерлык потенциалын, команда белән эшләү күнекмәләрен һәм катнашучыларның стандарт булмаган фикерләвен билгеләргә мөмкинлек бирә.
«Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы» -Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү бурычы торган проект. Әлеге проект яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Анда Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кеше катнаша ала.
Бу сезонда Арча Укучылар сарае проектны "Восточный"территориаль иҗтимагый үзидарәсенең җирле иҗтимагый оешмасы белән бергә тормышка ашырачак. Шулай ук проектның партнерлары-Мәгариф идарәсе ,Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Мәдәният идарәсе, "Арча хәбәрләре" газетасы һәм шәхси эшмәкәрләр.
Яңа елны ничек каршыласаң, ул шулай үтә, диләр. 2022 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгалар белән башланды.
6 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов Арча районында булдылар. Аларны министр урынбасары Ленар Гарипов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрделәр.
12 гыйнварда Россия прокуратурасы төзелүгә 300 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Арча районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белән очраштык.
4 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә Казандагы авиаһәлакәттә гомере өзелгән Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды.
Яңа ел алдыннан “Ватан” ширкәте базасында терлекчелектә унбер айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.
Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова белән күп тапкырлар очрашкан бар.