ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

30 декабрьдә Зур Бирәзәдә төзелеп килүче мәчеткә ай кую тантанасы булды.

10 гыйнварда Арча бала тудыру йортында яңа елда беренче булып туган Зифа белән Аянаны өйләренә озаттылар.

Яңа елда беренче сабыйлар 6 гыйнварда гына аваз сала. Икесе дә кызлар. Иртәнге 11нче яртыда, Арчадан Зилә һәм Марат Галиевлар гаиләсен сөендереп, Зифа туса, аннан санаулы минутларга гына калышып, Кәчедә яшәүче Наталия һәм Радик Хөсәеновлар гаиләсендә беренче бала Аяна дөньяга килә.

Райондашларыбыз Ләйлә Зәйнуллина һәм Талия Төхфәтуллина үзләре төшергән “Юк” фильмы белән Кыргызстанда узган “Бир Дуйно Кыргызстан” кеше хокуклары буенча Халыкара кино фестивалендә беренче урынны яулады. Безнекеләр

Арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләр белән аралашканнан соң, дөньяга икенче күзлектән карый башлыйсың.

Сау-сәламәт була торып та, көн тудымы иртәләре зарланудан башланучылар бар. Мөмкинлекләре чикле булып чиксез мөмкинлекләргә омтылып яшәүчеләр алдында кайчак оят булып китә. Андыйлар арасында бернигә карамыйча тулы тормышта яшәргә омтылучы балалар да бар.

Яңа ел алдыннан Арчада урнашкан уен мәйданчыкларының берсендә балалар җыелды. Инде кечкенәдән сынаулар аша узарга туры килгән сабыйлар күңел ачты биредә.

Сәламәтлек, дибез. Ә сәламәтлек ул тән матурлыгы гына түгел, күңел көрлеге дә.

Яңа ел бәйрәмнәре үтеп китте. Ә күпме шатлык-сөенечләр бүләк итте ул! Килешәм, бәйрәм итә белгән кешегә, диярсез. Арчаның Үзәк чыршысы янында да дәртле бию көе уйный, берәүләр басып тора, ә икенчеләр рәхәтләнеп бии...

Яңа ел каникулларында Югары Атыда бер-бер артлы ике хоккей ярышы узды. Беренчесе  фаҗигале төстә һәлак булган студент егет Айрат Әгъзам улы Гыйльфанов истәлегенә  аның әти-әниләре тарафыннан 6 гыйнварда оештырылган иде. Ул инде унынчы тапкыр үтте.

Арча Укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөри башлаган укучыларны журналистлыкка кабул иттеләр.

“Нур” телестудиясенә йөрүче укучыларның иҗаты газетабыз битләрендә һәрдаим яктыртылып бара. Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Нур”лылар гел хәрәкәттә.

Яңа ел алдыннан Арчаның 2нче балалар бакчасында районыбыз балалар бакчаларында эшләүче 11 тәрбияче һөнәри осталыкларын күрсәтергә җыелды.

Биредә “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең район этабы узды.

Әлеге бәйге ел саен мәктәпкәчә белем бирүнең заманча алымнарын җәелдерү, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерү, педагогларның алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында үткәрелә.

Арча стадионында иске елны озаттылар. Шул уңайдан бик күңелле чара үтте.

Киче дә матур иде. Берничә көн дәвам иткән салкыннардан соң көннең шулай матурланып китүе үзе бер бүләк булды. Шуны гына көткәндәй, халык стадионга агылды. Буран булу нәтиҗәсендә, күпләр үзәк чыршы ачу тантанасын да күрә алмый калган иде бит. Һәм менә, рәхим ит – рәхәтләнеп күңел ач.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International