ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Утар Атыда яшәүче 86 яшьлек Гөлара апа Сөләйманова 100 мең сум акча биреп, җәяүлеләр өчен күпер эшләткән.

Арчалар Санкт-Петербургка “Дөнья Кубогы” ярышына киткән, дигән хәбәр көне-сәгате белән таралды. Дөнья Кубогы! Арчада шундый дәрәҗәле ярышта катнашырлык спортчылар бармы? Кемнәр алар? Тренерлары кем?

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!  Бу бәйрәмнәрнең һәркайсы безнең һәрберебез  өчен мөһим, чөнки алар илебез һәм республикабыз тарихын искә алу, бердәмлек символы булып тора, милли татулык һәм уртак максатларга ирешүдә  бербөтен идеяне чагылдыра.

Арча муниципаль районында яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

"Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы яшь гаиләләргә торак бәясенең 35% ына кадәр түләүсез субсидия бирелә


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Олылар гына түгел, балалар да авырый. Салкын тиеп кенә түгел, коронавирус белән дә.

Хәлне ачыклар өчен район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясенә бардык. Район педиатры Алсу Кузнецова белән сөйләштек.

Арча районында халык санын алу кампаниясен 16 махсус участок алып бара. Аларда барлыгы 112 хезмәткәр эшли. 

Җанисәпнең ничек барганлыгы белән кызыксынып, Арча шәһәрендә урнашкан күпфункцияле үзәккә бардык.

Безнең “Арча” радиосы хезмәткәрләре архивны барлаганда шушы җырга тап булалар. Билгеле, җыр таныш, барыннан да элек башкаручысы шаккатыра: гаҗәеп моң, бәгырьләреңне айкый торган аһәң.

Казанда икенче тапкыр мәшһүр җырчы Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге узды.

Югары дәрәҗәдә әзерлекле, зәвыклы конкурсантларны җыйган әлеге бәйгедә безнекеләр дә катнашты.

Кече Төрнәле авылында гомер итүче Розалин Фәттаховага 90 яшь тулды.

Көзнең кышка авышкан көнендә туса да, күңеле тирә-якка җылылык бөркеп, яз хасил итеп яши Розалин апаның: 4 баласының газиз кешесе, 8 оныгы һәм 4 оныкчыгының яраткан әбиләре бит ул! Дүртенче оныкчык дәү әбисенең юбилеена бүләк булып шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган.

Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексы залында 2006-2007 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.

Район көрәшчеләре  бил алышты. Ярышлар 9 үлчәү категориясендә үтте.

Җиңүчеләргә “Арча” спорт мәктәбе тарафыннан  медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Командалар арасында 1нче урынга Шушмабаш мәктәбе көрәшчеләре чыкты (тренеры Марат Сәләхов). 2нче урынны  Яңа Кырлай мәктәбе командасы (тренер Марат Сәләхов) яулады. 3нче урында – тренер Рәис Галиевның җыелма командасы (Кәче, Иске Чүриле мәктәпләре). Көрәшчеләргә һәм тренерларга уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International