ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә "кайнар линия" үткәрә.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты-дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре булачак хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Соңгы арада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Арча районында хәлләр ничек тора? Соңгы арада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә. Кызганыч, үлүчеләр дә бар. Арча районында хәлләр ничек тора?

7 октябрьдә район Мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Ул Укытучы көне уңаеннан үткәрелде.

Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Ренат Мансурович, 2021 ел район авыл хуҗалыгы өчен нинди ел булды?

– Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылый. Узып баручы елда игенчеләрнең ихтыяр көчен табигать шартлары шактый сынады.  Гадәттән тыш эсселек, явым-төшемнәр булмавы көткән уңышны алырга мөмкинчелек бирмәде. Шуңа да карамастан, игенчеләребез  сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, дип саныйм.

30 градустан арткан эссе көн.

Районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов алдынгы комбайнчыларга республика хәрби комиссары Сергей Погодинның Рәхмәт хатларын тапшырып йөри. Комбайнчылар да илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр бит.

Алма агачыннан ерак төшми, дигән мәкаль бар.Әле яңа гына 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Марат Вахитовка бик туры килеп тора ул.

1 октябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда районыбызның Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган экспозицияне ачу тантанасы булды.

Районның иң ерак почмагында урнашкан “Заря” ширкәтенә барган саен куанып кайтам.

Колхозлар таралганнан соң бик авыр хәлдә калган иде әлеге хуҗалыкка кергән авылларда яшәүчеләр.

Рәхмәт район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллинага, ул безгә матур хәбәрләрне әйтеп тора.

Менә әле Казаннан кайткач, безнең белән элемтәгә чыкты.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов үзләрендә эшләп чыккан һәр ветеранның өендә булып, аларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Килешерсездер, дип уйлыйм, беребез дә күчтәнәч, бүләккә мохтаҗ түгел. Дөрес, мохтаҗлар да бар. Тик бу язма ул хакта түгел. Гомер буе хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялдагы ветеранныбызны олылау, аларга хөрмәтебезне җиткерү, күңелләрен күрү турында сүз бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International