ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йорт турында күпләргә мәгълүм.

Тик ул хакта искә төшерүгә кешеләрдә ничектер каршылыклы фикерләр туа. Интернат-йортның исеме үк шуңа этәрә. Әмма Арча сәнгать мәктәбендә үткән концертта интернат-йортларда тәрбияләнүчеләрнең чыгышларын күреп сокланып утырдык. “Талантлар салават күпере” дигән бишенче республика фестивале үтте анда.

Ошады, дип кенә әйтсәм, дөрес булмас, бик ошады концерт. Беренчедән, чыгыш ясаучыларның самимилеге, ә аннан осталыклары күңелгә хуш килде. Нинди талантлар бар, ә? Бер яктан алар өчен сөенеп, алкышлап утырсак, икенче яктан, күңел сыкрады, йөрәк елады. Эх, язмыш...

Концерттан соң интернат-йорт җитәкчесе Наилә Вәлеевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йортны ул әле күптән түгел генә җитәкли.

Әмма, шуңа карамастан, Россия Федерациясенең элеккеге хезмәт һәм мәшгульлек министры Максим Топилин Арчага килгәч, анда да булды һәм әлеге учреждение эшенә югары бәя бирде. Шул вакытта ук җитәкче урынында район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наилә Вәлееваны күреп аның белән аралашу теләге туган иде инде.

Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров безнең газетаның актив хәбәрчесе. Гыйбрәтле язмышлы кешеләр, кызыклы очрашулар, чаралар турында яза ул.

Ветеранның хәрефләре энҗе бөртегедәй тезелеп киткән. Матур яза. 24 сентябрьдә Габделбәр абыйга 75 яшь тула. Сугыш арты баласы ул. 1946 елгы.

– Безнең чор балалары рәхәттә үсмәде, – дип сөйли. – Сугыштан соң да ачлык, ялангачлык, хәерчелек хөкем сөрде. Әтнә районы Иске Җогып авылында бишенче ир бала булып туганмын. Әни, Разыя, барысы 9 ир бала таба. Алтыбыз исән-сау үсә. Ул вакытта бала үлү очраклары күп була. Әти, Гарифҗан, колхозда агач мастерскоенда эшләде. Өйдә өстәл, урындык, карават, комод, шкафлар ясап сатты. Шул хисапка 6 баланы үстерде.

Түбән Курса авылында бер хуҗалыктан төнлә абзар ишеген ватып сыер урлаулары турындагы хәбәр сискәндереп җибәрде. Узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле андый хәлләр турында ишеткән юк иде. Дөрес, аркандагы малларны алгалап киткәләделәр. Монысы икенчерәк нәрсә, ишекне каерып керү түгел, дигәнем.

Әлеге гадәттән тыш хәл турындагы хәбәрне ишетүгә газетабызның сайтына урнаштырдык. Сыерның тиз арада табылуына бәлки бу да ярдәм иткәндер. Иртән узып баручы балыкчылар тимер юл буендагы агачлыкта бәйләнгән сыер күреп алалар. Кемдер алдына кукуруз да салып куйган, диләр. Малкайны машинага салып алып килгән булырга тиешләр. Салганда, төшергәндә аяклары сыдырылган.

Арча районында федераль сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 94,38 процент кеше катнашты.

Партияләр

Бердәм Россия – 88,65%

КПРФ – 5,15%

ЛДПР – 1,10%

Калган партияләр 1 проценттан кимрәк тавыш җыйды.

27нче номерлы Мәскәү сайлау округы буенча

Гыйльметдинов Илдар Ирекович – 79,39%

Садыйков Роберт Гарипович – 6,53%

Әхмәдуллин Рәнис Илдарович – 5,26%

Риянов Рөстәм Валентинович – 3,24%

Федоров Станислав Владимирович – 1,80%

Зайцева Эльвира Альбертовна – 1,03%

14 сентябрь көнне Арча районы территориясендә киң масштаблы “Тоннель” профилактик чара үткәрелде.

Аның барышында исерек килеш руль артына утырган, бер тапкыр исерек килеш эләгеп, машина йөртү хокукын биргән таныклыгын алдырган килеш юлга чыгып  яңадан  исерек хәлдә тотылган, шулай ук исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырып та транспорт чарасы белән идарә иткән кешеләр барланды.


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 октябрендә 11: 00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында  халыкка Өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Тулырак мәгълүматны 8 (843) 663 -10-44 телефон номерына шалтыратып яки сорауларыгызны Leysan.Sagitova@tatar.ru электрон почта адресына җибәререп алырга мөмкин.


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

Яңа Кырлайда үтә торган “Ат көне” бәйрәменә ел да яңалыклар кертми калмыйлар.

Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров шалтыратты: “Бәрәңге алабыз, уңышка исләрең китәрлек, “Удача” сорты бигрәк  уңган!” – ди.

Хатын-кызларның машина руле артына утырулары әле кайчан гына шаккатыргыч вакыйга булып кабул ителә иде. Хәнифә  Мостафина, Нуридә Миннуллина тарихка районның беренче хатын-кыз шоферлары булып кереп калдылар. Ә бүген урамдагы машиналар ташкынына күз салыгыз – һәр өч машинаның икесендә руль артында хатын-кыз булыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International