ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

Чираттагы ялдан эшкә чыккач, башкалар ничек ял итте икән, дигән сорау белән кызыксындым.

Иң беренче эш итеп район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов белән сөйләштек.

 

Арча станциясендә яшәүче Рәфига һәм Фердинат Хәбреевлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.

Кырык ел тигезлектә яшәгән бу гаиләне котларга район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм районның иң актив хатын-кызларының берсе Сәгыйдә Гаязова килде.

Арча Мәдәният йортында республикакүләм “Аулак өй – баттл” проекты туры булып узды.

Ул Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге  елы уңаеннан Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге  белән берлектә оештырылды. Проект авторы – “Аулак өй – баттл”ның хуҗабикәсе,  “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова һәм аның “Кызлар җыры” төркемендәге  дус шагыйрәләре.

Наласа авылында яшәүче Рамил Мөхетдинов “Блогер. Татар” бәйгесендә җиңеп грантка ия булды.

Рамил Рафис  улын бүген бөтен дөньядагы татарлар белә. Читтә яшәүче якташлары аңа бигрәк тә рәхмәтле. Наласаны моңарчы җыр аша белсәләр, Рамил Мөхетдинов Интернет челтәре аша авылдагы һәр яңалыкны, мөһим вакыйгаларны фоторәсемнәр белән урнаштырып бара. Ә бит бу аның мавыккан шөгыле генә.

Яңа Кырлайда булып үткән Ат көнендә көрәшче малайлар бәйрәмгә кунак кына булып килмәде, алар көрәште.

Дамир Нуриәхмәтовның иҗат кичәсендә шуңа шөкер итеп утырдым, Арчаның үзенең тынгысыз кешеләре бар.

Арчада район Советының чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта барысы унбер мәсьәлә каралды. Беренче көн тәртибе буенча район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова чыгыш ясады.

Арча районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “СтройРесурсВод” ширкәте вакытлы идарәчесенең хәлсезлек (банкротлык) турындагы законнарның үтәлеше турында мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.

Хөрмәтле райондашлар, ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һәм башка җылылык бирү җайланмалары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.

Баш мөхәррир: “Иртәгә татарча диктант була, коллектив белән катнашабыз. Ә сез Румия апа китапханәдән репортаж әзерләрсез, үзегез дә татарча диктант язарсыз”, – дигәч, ничектер кәефем кырылып алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International