Аерым хатирәләр белән истә калган вакыйгалар бар. 1962 елда Корайван авылының бар ир-егетләре төнлә өмә ясап, Фәхерниса апаның өен күтәрделәр. Чөнки “перспективасыз” авылларда төзелеш алып барырга ярамый иде.
Газета укучыларыбызның соравы буенча без район үзәк хастаханәсе кардиологы, районара йөрәк һәм кан юллары авыруларын дәвалаучы үзәк җитәкчесе Ринат Хәстиев белән сөйләштек.
Коррупциягә каршы көрәш коррупцияне профилактикалауны, коррупция белән көрәшне, коррупцияле хокук бозуларны киметү яки аның нәтиҗәләрен бетерүне үз эченә ала.
Быел җәй коры килде, игеннәрдән көткән уңышны алып булмады, дигән зарны еш ишетергә туры килә. Район буенча гектарга 20 центнер чамасы, берничә хуҗалыкта югарырак та әле. Тарихка күз салсак, без моның зарланырлыкмы, түгелме икәнлеген чамаларбыз.
«Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашыру максатларында, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил уртак тематик телефон «кайнар линияләр»е үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә. 2021 елның 10 сентябрендә укучыларның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Россиянең истәлекле даталары календаренда бүген иң кайгылы көннәрнең берсе – террорчылык корбаннарын искә алу һәм террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле, бу көннәрдә вәхшилеге буенча тиңдәшсез террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды.
Арчаның 6нчы урта мәктәбендәге, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендәге тантаналарда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар укытучыларны, укучыларны бәйрәм белән котладылар.
Үрнәктәге көллият яңа уку елына ныклап төзекләндерелде, тыштан да, эчтән дә балкып тора. Кабинетлар заман таләпләре буенча җиһазландырылган.
Район башлыгы көллиятнең район тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Биредә әзерләнгән механизаторлар басуларда иген үстерә, башка тармакларда хезмәт итә. Хәзерге вакытта белем, һөнәр алучы егетләр һәм кызлар хуҗалыкларда практика үтеп, комбайннарда, ашханәләрдә эшләгәннәр. “Северный”, “Кырлай”, “Төрнәле–Пошалым” шир-кәтләре исеменнән аларга бүләкләр тапшырдылар.
Шул уңайдан 29 август кичендә Арча үзәк стадионында бәйрәм гөрләде. Өлкәннәр, яшьләр генә түгел, балалар да ул көнне читтә калмады. Яңа уку елы башланыр алдыннан оештырылган җәйне хәтергә сеңдереп калырлык чара булды ул.
Ул кичне “Golors” фестивале, ягъни буяу-шоу үткәрелде. Күз алдыгызга китердегезме? Элек без ул бәйрәмне һинд фильмнарында күрә идек. Чөнки ул Һиндстанда үткәрелә торган яз фестивале. Хәзер безнең илгә дә килеп керде.
Төрле төстәге буяуларны өскә, бер-берсенә сибеп, кешеләр буялып бетәләр. Киемнәре генә түгел, битләре дә. Хәтта таный алмаслык хәлгә киләләр. Әлбәттә, мондый бәйрәмгә яңа киемнәрдән барырга ярамый. Шунысы белән дә кызыксындык, авызга, күзгә эләккән очракта бу коры буяулар сәламәтлек, тире өчен зыянлы түгел икән. Ә нинди матурлык! Төрле төсләрдәге буяулар үзенчә бер салават күперен хәтерләтә.
Кайчандыр азык культурасы дип чәчелгән Сосновский балтырганы соңгы елларда рәхәтләнеп үрчеде, инде авылларга да кереп килә. Агулы, хәтәр үсемлек ул, бик тиз үрчи.
Ташкичү, Яңа Кырлай, Яңа Кишет авыл җирлекләрендә аеруча күп.
Узган ел балтырганга каршы көрәш башланган кебек иде. Бюджеттан акча да бирелде, әмма тендер откан оешма булдыра алмыйча ташлап китте.
Быел тагын бер омтылыш ясалды. Шушы көннәрдә тагын бер оешма безнең районда, аерым алганда Ташкичү авыл җирлегендә балтырганга гербицид сиптерә башладылар.
Үткән җомга көнне кич белән Арча Боз сарае гөж килеп торды.
2008–2009 елгы малайлардан торган “Ястребы”, “Драконы” командалары, 60 яшькә кадәрле ветеран хоккейчылар, әти-әниләр, спортчыларның якыннары... – бар да монда. Кичке сәгать 7 тулып киткәч, ярышлар башланды.
Кем кем белән уйный дисезме? Малайлар белән ветераннар! Хоккей тренерлары: “Бу хоккей–шоу!” – дип бәяләделәр әлеге очрашуны.
Уеннар башланганчы ветераннарның хоккей командасы капитаны Дмитрий Плотников чыгыш ясады. Ул үсеп килүче яшь футболчыларны яңа уңышларга өндәде. Спортчы бервакытта да югалмаячак, аның үҗәтлеге, тырышлыгы тормышта үз урыныңны табарга, максатка ирешергә булышачак. Хоккейда зур дәрәҗәләргә ирешергә язсын! Яшүсмерләр арасында Казанда “Ак Барс” хоккей мәктәбендә шөгыльләнүче Арча малайлары да бар иде. Алар: Арча Боз сараенда “Драконы” командасында тәрбияләнгән Илмир Фәттахов белән Рәнис Гарифуллин.