WorldSkills Russia – Россиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча үтүче иң күләмле ярышлар.
Финалда Татарстан җыелма командасы гомуми медальләр саны буенча беренче урынны яулады. Яшь һөнәр ияләре төбәк чемпионатларында, Илкүләм чемпионатның финалында катнашу өчен сайлап алу ярышларында җиңү яулаганнан соң гына финалда катнашу хокукын ала. Әлеге юлда күпме тырышлык куелуын алар үзләре генә белә. Шуңа да кемнәрдер бу көннәрдә алтын, көмеш, бронза медальләр ала алмаса да, Worldskills Russia финалына үтү – ул үзе зур җиңү!
Урам якта ярминкә барса, Җиңү паркында мәктәпләр, елдагыча, чәчәкләр күргәзмәсе оештырган иде.
Елдагыча, дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Чөнки элекке елларда ул, чыннан да, чәчәкләр күргәзмәсе була иде. Әмма соңгы вакытта ул төрле темаларны үз эченә ала башлады. Карарга да кызыклырак, үзенчәлекле дә һәм... матур. Ул көнне Җиңү паркы җәннәт бакчасын хәтерләтә иде.
– Быел без “Тарих эзләреннән”, “Фән һәм технологияләр елы”, “Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы”, “Габдулла Тукайның 135 еллыгы” кебек темаларны алдык. Ә паркка керү юлында балалар бакчалары коллективлары Идел буе халыкларының этник-мәдәни чәчәкле мозаикасын тәкъдим итте, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина. – Җиңел хезмәт түгел, башта концепциясен уйларга, аннан шуны үз мәктәбеңә яки балалар бакчаңа бәйләргә, аннан эшләргә кирәк. Әмма барлык мәктәпләр дә бу эшкә зур җаваплылык белән караганнар.
Узган шимбәдә Арчада ярминкә гөрләде. Һәр ел яңа уку елы алдыннан була торган мәктәпләр ярминкәсе.
Иртәнге җидедә үк кеше күп иде инде Җиңү паркы каршындагы мәйданда. Мәктәпләр дә бик күп әйбер алып килгән, сатып алучылары да чиксез. Һәр сату ноктасы янында чират. Монда нәрсә саталар икән дип барсаң, аз-азлап барысы да – бәрәңгесе, кишере, чөгендере һәм башка бакча сый-нигъмәтләре тезелгән.
Ярминкәгә барышлый ук каршыга Арчадан Тамара Бальзамова очрады. Ике кулында ике кап.
Арчада әдәби Сабантуй узды. Барлык районнардан, күрше республикалардан, Россия төбәкләреннән китап укучылар җыелды.
Хәзер Сабантуйлар үткәрү модага кереп китте. Милли Сабантуй, аерым оешмалар сабантуйлары, артистлар сабантуе...
Әмма әдәби Сабантуй турында беренче тапкыр ишетүебез. Ә ул, чыннан да, тәүге тапкыр һәм... Арчада үткәрелде. Әдәби Сабантуйга Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафоннарда катнашучылар, алай гына да түгел, җиңеп финалга узучылар чакырылган иде.
Арчада яшәүче Фәридә һәм Тәлгать Гомәровлар кызыл якут туйларын билгеләп үттеләр.
Бу көнне аларны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Шәрык” торак-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин котлады. Алар юбилярларга символик сәгать, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Ә иң күңеллесе – Гомәровлар кызыл якут туйларын балалары, оныклары, якыннары белән бергә билгеләп үттеләр.
Адәм баласыннан барын да көтәргә була. Саран, шәфкатьсез, миһербансыз адәмнәр күп. Аллаһыбыз бөтен җан иясен сөеп биргән.
Исәнмесез, хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре! Сезгә хат язучы Чөмә-Елга авылыннан тынгысыз Фирдия апагыз инде!
“Арча хәбәрләре”н бик күптәннән алам. Иптәшем Рифкать белән рәхәтләнеп укыйбыз. Терлекчелек, кыр эшләренең барышы, гыйбрәтле хәлләр, язмышлар... Журналист Ильяс Фәттаховның үткәннәрне барлавы, бигрәк тә кыр җәнлекләре, кошлар турындагы язмаларын укып куанабыз. Үземнең язмаларны да, газетада чыккач, кат-кат укыйм.
Һаман да ишек ачылыр да, җай гына атлап Исмәгыйль дус килеп керер кебек.
Безнең балалар үскәндә шәхси машиналар юк иде әле. Күп фатирлы йортта яшибез, аңа су кермәгән, канализация юк.
Үзәктән ягып җылыталар, кочегарлар аек булганда фатирда түзәрлек була әле, ә менә бәйрәм тирәләрендә ике-өч көн батарейларда кан җылысы да юк. Ә балаларны юындырырга кирәк, атна саен авылга алып төшәсе.
Бер елны милициядән шалтыраттылар, күп еллар элек булган вакыйга буенча кайбер ачыклык-лар кертүне сорадылар.
Сәбәбен дә аңлаттылар, берәүнең сараеннан патроннар тапканнар. Законсыз сугыш кирәк-яраклары саклаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге кеше: “Безнең әтинең мылтыгы бар иде, аның мылтыгын алып киттеләр, патроннар шуннан калган”, – дип аңлатма биргән.
Минем туганымны Пенсия фондына дәшеп алдылар. Аңа Пенсия фондыннан 20 мең сум акча күчерделәр, – дип шалтыраттылар редакциягә. – Ниндидер акчалар тупланган – шуны бирәләр икән. Нинди акчалар ул? Бөтен кешегә дә бирәләрме аны? Зинһар өчен газета аша аңлатып языгыз әле. Бик рәхмәтле булыр идек”.
Бу турыда шалтыратучылар шактый булды. Без әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек.
2021 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 14 сентябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкилегражданнарны бергәләп кабул итәләр.