«Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13.3 статьясы нигезендә оешма коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм үтәргә тиеш.
Закон чыгаручы тарафыннан шундый чараларның якынча исемлеге билгеләнгән: коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы бүлекчәләр яисә вазыйфаи затларны билгеләү, оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеге, оешманың эшчәнлеген законнар нигезендә башкару буенча стандартлар, оешма хезмәткәрләренең этика һәм хезмәт тәртибе кодексын кабул итү, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу, рәсми булмаган хисап төзү һәм ялган документлар куллануга каршы юнәлдерелгән процедуралар эшләү һәм гамәлгә кертү.
5 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 54 процентка якыны (31144 гектар) суктырып алынды. Әлегә бер гектардан уртача уңыш – 16,4 центнер.
“Казанка” хуҗалыгыннан соң “Курса МТСы” ширкәте дә игеннәрне урып-җыюны төгәлләде. Уртача уңыш – 20,4 центнер. “Северный”, “Кишет”, “Кырлай”, “Тукай” ширкәтләрендә дә шул чама чыга.
Көннәр коры торгач ашлыкны киптереп артык чыгымнар тотасы юк, дымлылык 12 процентка кадәр калган, туры амбарларга салып та була. Әмма быел тулы кыйммәтле орлыклар салу проблемасы бар. “Һәр елны орлыкларның күчмә фондын булдыру турында сөйләшәбез, әмма бик тыңлап бетермиләр”, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин.
Арча элеваторы җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина хезмәт алдынгыларына бүләкләр алып кырларга чыга.
Бу юлы ул “Северный” ширкәте комбайнчысы Рәдиф Низамовка, “Тукай” ширкәтеннән Рәдиф Сәфәровка, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәнил Гыйлаҗевка, “Ташкичү”дән Наил Сафинга, “Ашытбаш”тан Мәгъсүм Шәфигуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
“Агроснаб” ширкәте район хуҗалыкларын запас частьлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Кыр эшләре чорында ял көннәрсез эшлиләр.
Бер газета укучыбыз: “Иске Масра авылында дүрт баланы берүзе тәрбияләүче ата бар. Аларның йорты бик начар, кыш көне өшеп үлмәсләрме икән?” – дип шалтыратты.
Иске Масрага без социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миләүшә Шакирова, Гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина белән бардык. Икесе дә бу гаиләне яхшы беләләр, мөмкин булган ярдәмне күрсәтеп торалар. Шукуржонны бары тик әйбәт яктан гына тасвирладылар. Районда андый гаиләләр арасында үрнәк булып тора, диделәр.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов: “Шукуржон терлекләр барында фермада эшләде, тәртипле кеше, балалары бик итагатьле, очрашкан саен матур итеп исәнләшеп узалар. Мөрәҗәгать иткәндә ярдәм итми калган юк”, – диде.
Ниһаять, “Арск-информ” мәгълүмат үзәге “Бәллүр каләм”ле булды. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хәбәрчесе Гөлсинә Зәкиеваны зур җиңүе белән котлыйбыз.
30 июльдә “ТАТМЕДИА” бинасы янында зур чара узды – журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге XXIVнче “Бәллүр каләм – 2021” рес-публика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр.
Бирегә республика шәһәр һәм район редакцияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук “Бәллүр каләм – 2021” бәйгесе номинантлары чакырылган иде.
Бәйгегә төрле номинацияләр буенча барлыгы 1823 эш килгән булган. Икенче турга үткән номинантлар арасыннан да иң-иңнәре сайлап алынган. “Һөнәре буенча иң яхшы” номинациясендә җиңү яулаган ике кешенең берсе безнең редакция журналисты Гөлсинә Зәкиева.
Якшәмбе көнне Арчаның Чишмә урамында янгын булды, берәүләрнең сарайлары, икенчеләренең сарай, мунчалары янып бетте.
Башына төшкән кеше өчен бик куркыныч әйбер. Карак бер әйбереңне алып чыкса, янгын барын да көлгә әйләндерә. Бер-беренә бик якын торган йортлар. Ярый әле җиле икенче якка исә. Югыйсә...
– 1 август көнне кичке алтыда Чишмә урамында яшәүчеләр мунча януы турында хәбәр итте. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ике сарай һәм бер мунчаны тулысынча ут чорнап алган иде инде. 3 метр ераклыкта гына урнашкан йортка ут кабу куркынычы да бар иде. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада сүндерә алдылар, – диде Арча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльмуллин.
28 июль көнне Арчада кеше үлеме белән тәмамланган коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.
Казан ягыннан килгән “Калина” автомобиле каршы як полосага чыга, “КамАЗ” машинасына килеп бәрелә һәм юл кырыена чыгып оча. Нәтиҗәдә, бер пассажир (хатын-кыз) һәлак була, дүрт кешене төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.
Без һәлакәт булган урынга бардык. Машинадан тимер өеме генә калганны күреп өнсез булдык. Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗиннан һәлакәтнең сәбәбе турында сораштык. “Әлегә нидән килеп чыгуы турында җавап бирә алмыйбыз. Җиңел машина йөртүче йок-лап киткән, дигән версия дә бар. Әмма ул төгәл түгел. Сәбәбе тикшерүләрдән соң билгеле була”, – диде ул.
Гөлфия Солтанбаева оныклары Александра һәм Арина белән Арчага кунакка кайткан иде.
Александра – 8нче, Арина 7нче сыйныфта укый. Икесе дә татарча аңлыйлар, сөйләшә генә алмыйлар.
Португалиядә яшәсәләр дә, гаилә милли гореф-гадәтләрне саклап килә. Әниләре татар, әтиләре рус милләтеннән. Ике якны да тигезлиләр, бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кызларның икесе дә бию белән шөгыльләнә. Александра татар халык биюен башкарып, җиңүләр яулаган, фоторәсеме журналларда басылган, Арина рус халык биюе белән чыгышлар ясаган.
23 июльдә Япония башкаласы Токиода җәйге Олимпия уеннары башланып китте. Ул 8 августка кадәр дәвам итә.
XXXII җәйге Олимпия уеннары Япония башкаласы Токиода 2020 елда үтәргә тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, быелга күчерелгән. Шулай да алар “Олимпия уеннары – 2020” дип йөртелә.
Олимпия уеннарында Россиядән өч йөздән артык спортчы катнаша. Шуларның 21е безнең Татарстаннан. Һәм җиңүләребез дә бар.
Төлке – бүгенге көндә иң сүгелә торган җәнлек.
Беркөнне бер авылдан шалтыраталар: тавыкларны, бройлерларны төлке тотып бетерә инде, аларны нишләтергә?
– Сетка тотыгыз, тавык – йорт кошы ул, урамга чыгармагыз, – дим. – Тавык-чебешне без дә асрыйбыз, алар янына төлке генә түгел, карга-мазар да керә алмый.
Элек төлке оялаган тау кырыйларына йорт салучылар да төлке күрсәләр чаң суга. Аларга: “Төлке сезнең йортка килеп оя кормаган, сез аның оясына барып йорт салгансыз бит!” – дим.
Төлкеләр дә закон белән саклана, алар да яшәргә хокуклы. Күренгән төлке әле ул котырган дигән сүз түгел.