2021 елның 1 июлендә, 281 номерлы Федераль закон белән, РФ Җинаять кодексының 22нче маддәсенә ату коралы һәм сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны катылата торган җитди үзгәрешләр кертелде.
Яңа закон буенча, ату коралын законсыз алган, биргән, саклаган, ташыган, йөрткән, шулай ук ату коралын, аның төп өлешләрен һәм сугыш кирәк-яракларын җибәргән өчен иректән мәхрүм итү срогы 80 мең сум яки гаепле кешенең 3 айга кадәрге керемнәре кадәр штраф белән яки аларсыз 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды (1нче өлеш).
Хәзер коралны, аның төп өлешләрен һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз саткан өчен җаваплылык.
Түбән Мәтәскәдән Илзирә Сираҗиева Казанда узган “Ак калфак” IVнче Бөтенроссия бәйгесендә Гран-прига ия булды.
“Әлеге ярышны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Моңа кадәр ул өлкәнрәк яшьтәге кызлар арасында үткәрелсә, быел, хәтерем ялгышмаса, беренче тапкыр укучы кызлар катнашты. Район мәгариф идарәсеннән бер кызны сайлап алып бәйгегә җибәрергә тәкъдим иткәч, мин ике дә уйламыйча Илзирәгә тукталдым”, – диде Арчаның бишенче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Илзирә Сираҗиеваны бу бәйгегә әзерләп алып баручы Әлфия Рәфыйкова.
Алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утыручылар саны, ни кызганыч, артканнан арта.
Бу хакта язабыз да, аның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында беләләр дә, әмма барыбер эчкән хәлдә юлга чыгалар. Ярый, үзе генә булса, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән бер гөнаһсыз кешеләр, иң йөрәкне әрнеткәне, араларында балалар да бар, зыян күрә.
Әгәр Сез Арча районында яшисез һәм сезгә юридик ярдәм кирәк икән -аны алу мөмкинлеге бар! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы район халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздыра. Квалификацияле юридик ярдәм түләүсез юридик алу хокукына ия гражданнар категорияләре һәм алар мөрәҗәгать итә ала торган мәсьәләләр билгеләнгән «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә түләүсез күрсәтелә.
2021 елның 4 августында Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.
Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорты адресы буенча урнашкан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бинасында башкарылачак.
Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 - 16.00 сәгатьләрдә.
26-27 июль көннәрендә Казанда IV «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры узды. Программа кысаларында йөздән артык катнашучы арасыннан сайлап алынган 7 финалист кыз Шәриф Камалның мемориаль фатирында татар әдәбияты тарихы музеена сәяхәт кылды, май канаты ясау һәм вак бәлеш пешерү бәйгесендә көч сынашты. Бәйгедә Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбеннән Абдрашитова Алия һәм Арчаның 5 нче гимназиясеннән Сираҗиева Илзирә катнашты.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар сарае белән берлектә «Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлавы»проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны тәмамлады. Проектны тормышка ашыру 2021 елның 1 мартыннан, Президент грантлары Фонды җиңүчесе дип игълан ителгәннән соң башланды.
Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер, дип әйтергә ярата иде безнең авылның Ризван абый.
Әле бер-ике көн генә элек үзебезнең бәрәңге җиренә барып килгән идем. Шау чәчәктә утыра бәрәңгеләр, карап торырга да күңелле. Бер-ике әйбәт яңгыр эләккән иде шул аларга. Эссе һавада дым тиз оча, эх, мин әйтәм, тагын бер яхшы яңгыр булсачы!
Бәрәңге темасын дәвам итеп, бер хикмәтне дә әйтеп үтим инде. Быелгы кебек эссе җәйдә колорадо коңгызлары котырыр инде, дип көткән идем. Алдан ук агуын да алып куйдым. Тик юк алар! Башка елларны бәрәңге тишелгәндә үк ябышып чыгалар иде. Кемнәрдер бездә күп, син агулап утырткансыңдыр, диләр. Юк, яз көне агуга якын да килгән юк, бүлбеләрне агулап утыртуны күңел кабул итми.
Бу бәйгене мин башланган елларыннан бирле күзәтеп киләм. Катнашучыларга бирелгән күнегүләр генә түгел, таләпләр дә үзгәрә.
Машина белән идарә итүче хатын-кызлар саны арткан саен, үзләрен сынап карарга теләгән гүзәл затларыбыз да күбәйгәннән күбәя бара. Хәтта узган ел Арчада җиңү яулаган бер автоледи республика ярышында да катнашып, югары урынны яулап кайтты.
Быелгы хатын-кыз транспорт белән идарә итүчеләр арасындагы осталыкка бәйге ЮХИДИ хезмәте оешуга 85 ел тулуга багышланды. Ул Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Арча районы буенча “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе (җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова) белән берлектә оештырылды.
Сүзем Әнәс Кәримов турында.Мин аны Шушмабаш авыл Советы рәисе булып эшләгән елларыннан беләм.
Аңа кадәр сигез ел салым инспекторы булган. Шушмабаш авыл җирлеге һәрвакыт уңышлы эшләүчеләр рәтендә бара, шулай ук алгы сафларда булган “Северный” хуҗалыгы булу үзе бер бәхет инде. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала.