ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бер танышым “Архивлар алар – үзләре бер дөнья, анда бер керсәң чыгармын димә“, – дигән иде

Ильяс Фәттахов

Ул белеп әйтә, төрле архивларда еш була, районыбызга, авылларга кагылышлы кызыклы материаллар алып кайта.

Безнең район архивы яңа, иркен бинага күчте, хәзер ул җәмәгать суды белән янәшәдә. “Мөмкинлекләребез  артты, шартлар яхшырды, уку залыбыз да бар хәзер, – ди бүлек җитәкчесе Хәмитова Айгөл  Хәмит кызы. Ул ике катлы бина белән таныштырып чыкты.

Район башлыгы Илшат Нуриев районның алдынгы терлекче хатын-кызларын 8 март бәйрәме белән котлады, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абунәчеләр арасында лотерея уйнату традициясен дәвам итеп, 2025 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында җиңүчеләрне ачыклады.

Айван авылыннан мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина белән хушлаштык

Югалту

Румия Саттарова

Бүлмәгә район мәдәният идарәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе, җырчы Расих Галимҗанов килеп керде. Кайгы уртаклашу турында белдерү бирергә кергән.

Инсультны ничек булдырмаска, булган очракта – ничек дәваланырга

Инсульт

Арчага Казан табиблары кайтып тора.  Лекцияләр сөйлиләр.

Бу юлы инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче “Зәңгәр тасма” фонды президенты, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең (МКДЦ) бүлек мөдире Тимур Демин, “Зәңгәр тасма” фондының башкарма директоры, Казан дәүләт медицина университетының тернәкләндерү кафедрасы доценты Гүзәл Старостина  кайтты. Тема: инсульт – ми кан әйләнешенең кискен бозылуы. Докторларны Арча һәм күрше-тирә район табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлар тыңлады. Иң башта Тимур Демин Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка үзара аңлашып хезмәттәшлек иткән өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Арча мәдәният йортында “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды

Гөлсинә Зәкиева

Ул махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.

Бөек Ватан сугышы ачысын балачак җилкәләрендә татыган Пикстан һәм Оксина Уразаевалар Лада кызларын көтә

Гөлнур Миннебаева

Арча районыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче өч хатын-кыз бар.

Гөлсинә Зәкиева

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Арча мәдәният йортында эчтәлекле дә, үзенчәлекле дә концерт булып узды.

Үзенчәлеге нидә? Ул махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләре, хатыннары өчен, аларны бәйрәм белән котлап оештырылды.

Көрәш

Румия Гарифҗанова

Мамадыш районы Түбән Ушма авылында татарча көрәш буенча “Ялкын” журналы призына Татарстан беренчелеге ярышлары булып узды.

2009-2010 елгы малайлар арасында үтте ул. Ярышта Арчадан өч  команда катнашты. Һәм алар уңышлы көрәшеп, җиңүләр белән кайттылар. Арчаның беренче командасы беренче урынны алды.

Ярый әле төшкәнмен дип, кәефләр күтәрелеп менде. Сүзем Арча стадионында үткән “Кичке чаңгы юлы” турында

Румия Саттарова

Чаңгы шуучылар шактый җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов кичке манзарада бергәләп чаңгы шуу чарасын тантаналы шартларда ачып җибәрде, яшен-картын чаңгы шуарга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәде, исәнлек-саулык теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International