ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Быелгы авыр яз артта калды, җәй дә үтеп бара. Шулар белән бергә әле кайчан гына кешеләр күңеленә курку салган коронавирус та әкренләп чигенә башлады

Күңелгә шөбһә салып, урамнарга чыкмаска, дип машиналарда бөтен урамга кычкырып йөрүләр, битлексез, пирчәткәсез урамда йөргән өчен штрафлар салулар артта калды кебек.

(мәгълүматлар 18 августка)

Хуҗалыклар       Комбайнчының  исем-фамилиясе    Комбайн маркасы      Суктырылган ашлык, тн

Казанка     Илһам Әгъзәмов          КЗС-1218-29       2266

Казанка     Фаил Хәлиуллин         АКРОС-530        2162

Казанка     Ахмәт Әхмәдиев          АКРОС-530        1770

Дәүләтебез умартачылар турында да кайгырта башлады, программада теләге булган һәркем катнаша ала

2020 елның 1 апрелендәге “Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 89 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексы 3нче өлеш белән тулыландырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин:

– “Агростартап” дип аталган федераль программада “умартачылык” дигән юнәлеш тә каралган. Айдар Исламов районда шушы программа буенча грант откан беренче кеше һәм ул уңышлы гына эшли башлады.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

14 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Удмуртия Республикасына эш сәфәре  белән килде. Сәфәр чараларының төп темасы -2020 елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашырылуы. Аерым алганда, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Сосновка авылындагы яңа Мәдәният йортында булды, анда федераль башкарма хакимият органнары, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчелеге, шулай ук бизнес вәкилләре белән берлектә дәүләт программасын гамәлгә ашыруның беренче айларының барышын һәм башлангыч нәтиҗәләрен бәяләде. 


14
август, 2020 ел
җомга

“Казанка” ширкәте 1752 гектардагы игеннәрне ике атна эчендә җыйнап алды

Кем әйтмешли, мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер. “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров 13 августта Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка 2020 ел урагының тәмамлануы турында хәбәр итте, яңа уңыш оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.

Татар авылларында, татар гаиләләрендә татар милләтенең киләчәге тәрбияләнә

12 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Арча районында булды.

Тиздән беренче сентябрь. Традиция буенча “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясе башланып китте.

Арчаның икенче мәктәбендә ул тантаналы төстә үтте. Чәчәкләр арасында (мәктәп территориясе гөлбакчага әверелгән) үзләре дә чәчәкләрдәй басып торган булачак укучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде.

Аларның капка төпләрендә туктап, фотосессия ясыйлар. Кайберәүләр карап торып, йөрәгенә рәхәтлек алу өчен генә дә килә

Арчаның Пушкин урамындагы чәчәккә күмелгән бу йортны әллә каян күреп була. Ул урамында, кем белә, бәлки, бөтен Арчасында бердер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International