“Водоканал-Сервис” ширкәте турында җитәкчеләр районда күпфатирлы йортларны ныклап төзекләндерүне иң яхшы башкарган оешма, диләр
Бу эш белән алар 2008 елдан бирле шөгыльләнә. Һәр ел ике күпфатирлы йорт-ны төзекләндергән очракта да быел аларның саны егермедән артып китә.
“Водоканал-Сервис” ширкәте хәзерге вакытта Камал урамындагы күпфатирлы 2А йортны ныклап төзекләндерә. Шуның янындагы 2Б йортны узган ел төзекләндереп чыккан булганнар. Быелгысын ни көтәсен күз алдына китерү өчен башта анда башкарылган эшләр белән танышып чыктык.
– Мин өченче елымны бу оешмада эшлим. Ел саен икешәр йортны ныклап төзекләндерәбез. Камал урамындагы әлеге йортларны тышкы яктан бераз тәртипкә китергән, кирпечләрен буяган да булганнар. Әмма аларны бүгенге көндә тыштан майлап куеп кына булмый, – диде мастер Рамил Мөхәммәдиев. – Оешма җитәкчеләре бу эшкә җитди карыйлар, йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен дә исәпкә алып, алар канәгать булырлык итеп эшләү таләбе куялар.
Нинди темага сүз башлама, соңгы вакытта ул коронавируска килеп терәлә. Раушан Фәттахов белән әңгәмә дә аны читләтеп үтмәде
– Иң кызганычы, бүген күпчелек яшьләр эш таба алмый. Һәм бу бик җитди проблема. Егетләр өчен генә түгел, аларның ата-аналары өчен дә. Мин бүген иң кулай вариантны тәкъдим итәр идем, – диде ул.
Раушан Фәттахов белән без Арча хәрби комиссариатында очраштык. Казан егете. Санкт Петербургта хәрби академия тәмамлаганнан соң Иваново өлкәсе Шуя шәһәрендә 112 новороссийск ракета бригадасында контракт буенча хезмәт итә. 2нче ракета дивизионы 5РПУ расчеты начальнигы. Егетләрне шушы частька хәрби хезмәткә чакыра.
Аларга килеп егетләр 4 тапкыр кызларга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Арчада тагын кайда шундый урын бар?
Арча егете Альберт Зарипов белеме буенча урнашкан эшен ташлап (кайдан киткән диегез – Казанда “Газпром”нан) Арчага кайта һәм кофейня ача. “Date and Coffee” – тарих тудыручы кофейня. Һәм аны безнең якташыбыз тудырган.
Альберт Арчаның икенче мәктәбендә укыган. Яшьтән бик актив булган. Төрле чараларны алып барган, күп чыгышлар ясаган. Әмма бер ягын көлеп искә ала ул – китап укырга яратмаган. Бервакыт дусты бер китап биргән егеткә. Фантастика. Кызыксынып укыган. Шуннан соң мавыгып киткән. Хәзер елына кимендә 50 китап укуны үзенә максат итеп куя һәм шуны үти дә.
– Мәктәпне тәмамлагач Казан авиация институтына иң авыр 4нче факультетка – кибернетика һәм информатика – укырга кердем. Өченче курста кофейняда бариста булып (кофе ясау буенча белгеч) эшли башладым. Бу адымым киләчәктә язмышымны хәл итәр, дип ул чакта башыма да килмәде, – ди ул. – Кофе пешерү үзе бер сәнгать икәнен шунда белдем. “Шундый кофейняны Арчада ачсаң яхшы булыр иде”, – дип уйлап куйдым.
19 августта “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 2020 елның 2 яртыеллыгына үзенең газета һәм журналларына язылучылар арасында призлар уйнатты.
Иң зур бүләккә – мотоблокка безнең райондашыбыз, Яңа Кенәр мәктәбе физика укытучысы Таһир Сәмигуллин лаек булды!
Без аның турында “Авыл укытучысы” республика бәйгесендә җиңүе уңаеннан быел гына язган идек.
Ни гаҗәп, моннан тыш тагын бер зур бүләк – телевизор шулай ук райондашыбыз Гәүһәрия Гәрәевага чыккан. “Чаян” журналы үз әбүнәчеләре арасында шулай ук махсус приз уйнаткан һәм бу бүләккә дә якташыбыз Рәмзия Габдрахманова лаек булган. Менә нинди куанычлы хәбәр!
19 августта Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев район судының яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Илгиз Гыйлаҗев Арча район суды коллективына әйбәт эшләүләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Ул коллективны Арча район судының яңа рәисе Марс Наил улы Миндубаев белән таныштырды.
Районда тагын бер яңалык. Беренче тапкыр Арча муниципаль районы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе үткәрелә. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизовка мөрәҗәгать иттек.
– Ильяс Нурсилович, бу бәйгедә кемнәр катнаша ала?
– 16 яшьтән алып 35 яшькәчә теләге булган барлык егетләр һәм кызлар.
– Аның максаты нәрсәдә?
– Максаты – Арча районы өчен мөһим булган идеяларны, тәкъдимнәрне, чараларны барлау һәм җыю. Соңыннан иң яхшыларын алып тормышта куллану.
– Проектка тотыну өчен аның темасын барларга кирәктер, бәлкем? Ниндирәк юнәлештә эшне башларга?
Байлар гына түгел, гади халык та эчү җаен таба. Әмма аның нәтиҗәләре генә көләрлек тә, еларлык та булды.
... Сеҗе авылында артка таба баручы бер ир затын туктаталар. “Ник артка барасың?” – дип сорыйлар. “Ник артка барыйм, алга барам ич!” – ди бу. Бичара, кибеттә әйбер калмагач, тәрәзә чистарта торган “Секунда” эчкән. Шул мөртәт хәрәкәт юнәлешен үзгәрткән икән...
Күпфатирлы йортта яшәгән вакыт. Кич кайтканда ишек төбендә даруханәдә эшләүче күрше белән очраштык. “Әйдә, өйдә үзем генә, миндә бер нәрсә бар!” – ди. Кердек. Кесәсеннән бер кечкенә шешә чыгарды, аны сулы стаканга салды. Теге нәрсә күбекләр чыгарып су белән реакциягә керде дә, дегеткә ошаган сыеклык барлыкка килде.
Йорт җиһазы — сирәк һәм зур сатып алуларның берсе. Мондый очраклар кеше тормышында берничә тапкыр гына башкарыла. Җиһаз озак вакыт кулланыла торган товар булганлыктан, газета укучыларга да аны сатып алуга бәйле кагыйдәләр кызыклы булыр дип, кайбер киңәшләрне тәкъдим итәргә булдык. Киңәшләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирде.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы федераль законның 25 маддәсе буенча, әгәр сатып алынган йорт җиһазы (мәсәлән, диван, өстәл, урындык һ.б.) рәвеше, зурлыгы, төсе, үлчәме яки тупланышы буенча туры килмәсә, аны 14 көн эчендә алмаштырырга мөмкин. Бу 14 көнгә сатып алынган көн керми. Тик алмаштырыласы товар кулланылышта булмаган һәм аның кулланучы таләпләре, фабрика ярлыклары сак-ланган булырга тиеш. Әгәр сатып алучы теләгәндә шундый ук товар сатуда булмый икән, ул сату-алу килешүен өзеп, акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Һәм бу өч көн эчендә хәл ителергә тиеш.
«Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника җитештерә башлады, аларның параметрлары заказчылар ихтыяҗларына җавап бирә, алар арасында актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары хуҗалары, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшкуарлар өчен “Бизнесыгызга канатлар” конкурсына гаризалар бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Конкурс «Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге тарафыннан оештырыла, ул Татарстанның бизнес-бергәлеген кызыксындыруга һәм аларга булышуга, бизнесны киңәйтү буенча моңа кадәр булган проектларны яисә яңа инициативаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.