ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасында барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шулардан:көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш - 10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм! Әлеге бәйрәмнең тарихы бик ерак гасырларга барып тоташса да, ислам традициясе, башка ил диннәре кебек, гаделлек, шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү сыйфатларына нигезләнгән. Корбан бәйрәме безнең күпмилләтле илебез халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Ул шулай ук кечене-кече, олыны-олы итәргә өйрәтә.  


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Өч ел эчендә нәрсәләр эшләп булганын күрәсегез килсә, “Казанка” хуҗалыгына рәхим итегез

Айдар Сабиров беренче эш итеп басуларны иңләп яткан ике чүплекне бетерде. Бу үзе үк инде аңа карата хөрмәт уяткан иде. Чынлап та, икмәк үсә торган кырда нинди чүплек булырга тиеш инде?

Узган шимбәдә Югары Курсада мәчет ачу тантанасы булды

Тау өстендәге бу мәчет олы юлдан ук күренеп, үзенчәлеге белән сокландырып тора иде. Ниһаять, ул да ишекләрен ачты.

Без, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшләүчеләр, Биектау районы Ямаширмә авылындагы “Татар страусы” фермасына барып ял итеп кайттык

Гаилә фермасы җитәкчесе Габделәхмәт Котдусов үзе каршы алды. Капканы ачып керүгә, фермер  биләмәсе белән таныштырды.

Даны республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә билгеле Арча кирпеч заводына (АСПК) нигез салынуга быел 30 ел

 – Ул чакта бүгенге АСПК урынында арыш басуы иде. Арышны урып сенажга салдылар да, кирпеч заводы урынына казык кагылды, — дип искә ала 30 елга якын заводта баш инженер, техник директор булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рөстәм Вәлиуллин.

Ни өчен? Уйлап кына карагыз әле, соңгы вакытта бу сорауны үз-үзебезгә бик еш бирә башладык

Ни өчен тормыш болай үзгәреп китте? Ни өчен тырыша-тырыша укып та балаларыбызга эш юк? Ни өчен гаиләләр бозыла, ятим балалар саны арта? Ни өчен хезмәт хакы белән ипотека, кредит түләп бетереп, ай буе очны-очка ялгап барырга мәҗбүрбез? Ни өчен яшьләр үз-үзләренә кул сала, җинаять юлына баса, “яшел елан” белән дуслаша? Ни өчен?

Районда җәй уртасында ел да гүзәл затларны дулкынландыра торган бер ярыш була. Аларның автомобиль йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен белү осталыгын сыный торган бәйге ул.


28
июль, 2020 ел
сишәмбе

Каникуллар балалар буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Бу чор-балаларның иҗади байлыкларын үстерү, шәхси мөмкинлекләрен камилләштерү, мәдәни кыйммәтләр белән баету, үз планнарын тормышка  ашыру өчен иң кулай вакыт. Каникуллар - уеннар, күңел ачу, үзең теләгәнчә эш төрләрен сайлый алу, ел буена җыелган киеренкелектән арыну, сәламәтлекне ныгыту өчен бик зур мөмкинлек тудыра. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International