Әниләренең гомер бәйрәмнәре уңаеннан аның туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, балалары аш үткәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова барлык кунаклар алдында Минҗофар апага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Мөхәммәтнасыйх абый кыңгыраулы гармунын кулына алгач, йөзләренә елмаю кунды, күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. Өлкән яшьтә булуын да онытып, яшь егетләрчә башын кыңгыр салып, авыз кырые белән генә елмаеп гармунын сузып җибәргәч, соклануыбызны яшерә алмадык. Мактау сүзләре ишетеп, ветераныбызның да күңеле күтәрелеп китте, улы Камил алып килгән венский гармунда да үзе яраткан көйне башкарды.
Узган шимбәдә район киңәшмәсендә чыгыш ясагач, район башкарма комитеты архив эшләре секторы җитәкчесе Айгөл Хәмитова газета аша да район халкына мөрәҗәгать итәргә теләвен җиткерде. Шул уңайдан аның белән әңгәмә дә корырга булдык.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
Районда «Бизнес һәм власть: ачыктан – ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткән эшмәкәрләр белән очрашуга әнә шундый бәя бирелде. Бу сүзләрне очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова әйтте. «Бик күп мәсьәләләр күтәрелде, — диде ул. — Арча эшмәкәрләре актив икән...”
Котларга килгән район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипованы бик куанып каршы алды ул. Үзенә котлау хаты җибәргән район башлыгы Илшат Нуриевка, РФ Президенты В.Путинга рәхмәтләрен укып туя алмады.
Ә нинди көн булды ул! Якшәмбе көнне кичке сәгать 5тә футбол уены башлануга яңгыр коеп ява башлады. Әмма уенны туктатмадылар. Салкынча көнне юеш футболкадан ахыргача туп тибеп кара әле син! Футбол кырына иң беренчеләрдән булып район башлыгы Илшат Нуриев чыкты. Сәламләргә генә түгел, уйнарга да!
Ашытбаштан күптәнге танышыбыз Рәис Шәкүров шалтырата: “Көне түгел, сәгате дә кадерле” дип язгансың. Быел сәгате генә түгел, минуты да кадерле булачак. 1978 елга охшап тора бу җәй. Минем фаразлар буенча августта — 5-6, сентябрьдә 10 көн аяз булачак. Ә менә октябрьдә 22 көн бик яхшы һава көтелә”.
Безнең районда бу юнәлештә эшләр ничегрәк тора? Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов белән әңгәмәбез шул хакта.