Юбилеен ул балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. 30 ел бергә гомер иткән хатыны Нурия апа Соколова да янында иде. Бу көнне ул үзен бик бәхетле хис итте.
Мәскәүдән Путиннан хат килгәнне белгәч, Әлфия апа: “Минем фамилияне кайдан белде икән ул?” – дип куйды. Аның аптыраулы карашы һәм бу соравы янындагыларны елмаерга мәҗбүр итте.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды.
Андагы фотосүрәтләр аша клубта яздан бирле төзекләндерү эшләре барганлыгын белеп тордык. Төзекләндерү гадәти эш булса да, аның авыл яшьләре тарафыннан өмә ясап башкарылуы горурланырлык та, кемнәр өчен үрнәк алып, ак көнләшү тудырырлык та күренеш. Әнә шундый актив, тырыш кешеләр, яшьләр яши Югары Пошалымда.
2019 елның 24 июлендә ГХАТ бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. Әлеге чара Пенсия фонды белән берлектә үткәрелә. 3 гаилә Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Рузия Илсур кызы кулыннан сертификатлар алдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 14 – 18 август көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә узачак азык-төлек продуктларының беренче махсуслаштырылган «Натураль продуктлар ярминкәсе» күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Зәй районы көзге боңдайны җыюга кереште, Буа районы - борчак җыюга, ә Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа җыюга керештеләр. Республика буенча барысы 4 000 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
19 июльдә үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыклар арасында урып—җыюга һәм туфрак эшкәртүгә әзерлек буенча смотр—конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Беренче урында “Северный” хуҗалыгы. Бу хуҗалыкта район семинары да узган иде. Бәйгеләр өчен генә түгел, биредә техникага һәрвакыт сакчыл карыйлар, машина-трактор паркында да тәртип.
Төзелеш мәйданнарына рейдлар оештырыла. Соңгы вакытта рейдлар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Лаеш, Питрәч районнарында булды.
Бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Татьяна Ларионова чираттагы утырышта әйтеп үтте. Видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.