ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

14 декабрьдә Арча Укучылар сараенда балаларга өстәмә белем бирүнең 100 еллыгына багышланган  Республикакуләм Форум кысаларында семинар булып узды.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Президент каршындагы стратегик үсеш Советы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын раслады. Әлеге чаралар эшмәкәр буларак теркәлүне һәм исәп-хисап эшен гадиләштерүне, яңа ташламалар алуны, шулай ук муниципаль милеккә һәм дәүләт заказларына керү мөмкинлеген киңәйтүне үз эченә ала. Барлык чаралар да 2018-2024 елларда гамәлгә ашырылыр дип көтелә.

11 декабрьдә Арчада “Авыл хуҗалыгы тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” дип аталган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары, министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Редакциягә бер ир-ат болай дип шалтыратты: “Киләсе елдан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән пенсионерларга акча арта икән. Шул турыда аңлатып язсагыз иде. Минем хатын клубта эшләп пенсиягә чыкты. Аның да пенсиясе артамы?”

Арчада яшәүче Илсөя ханым Вафина узган ел редакциягә рәхмәт хаты белән керде. Авыр вакытта матди һәм рухи яктан ярдәм иткән туганнарына, элеккеге хезмәттәшләренә (3нче мәктәп), ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә дә чын йөрәгеннән газета аша рәхмәт сүзләре юллады. Ул көннән бер ел вакыт үтте. Мин аларның ишеген шакыдым...

Беркөн Арча үзәк китапханәсенә кергәч шундый матур бер күренешкә тап булдым: малайлар татар халкының милли киемнәреннән, башларында түбәтәй, үзләре гаҗәеп тере, бер минут урыннарында утырып тора алмыйлар. “Биредә хәзер “Мин – татар малае” дигән бәйге башлана”, – дип аңлаттылар миңа елмаеп балаларны күзәтеп торуымны күргәч. Шундый хозурлыкны ташлап чыгып китү өчен йөрәгең таш булуы кирәк. Ә бер утыргач, кузгалып китеп булмады. Бәйгедә катнашкан 12 малай берсеннән-берсе матур чыгыш ясады, берсен генә дә аерып алып мактый торган түгел.

Наласа мәдәният йортында шул авылда яшәп иҗат итүче Гөлчирә Нәҗметдинованың “Кәнфит тавы” исемле яңа гына басылып чыккан балалар өчен шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Ул көнне Гөлчирә ханым чәчәкләргә күмелде. Бу – аның иҗатын яратучыларның, үзен хөрмәт итүчеләрнең ихтирамы билгесе иде.

Яңа Кырлайда яшәүче Нурлыбанат апа Закировага 95 яшь тулды. “Мәрхәмәтлек үзәге” җитәкчесе Миләүшә Шакирова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Ташкичү авылында яшәүче Маһинур апа Нигъмәтуллина безне үз аягында каршы алды. Аңа 95 яшь! Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярны котлап, Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин һәм район социаль яклау бүлегеннән дә бүләкләр белән килделәр.

Станциядә Күпер урамында бер ялгызы яшәп ята 90 яшьлек Тәкмилә апа. Үзе су ташып, мунча ягып керә, кибетләргә йөри, ризыкларын әзерли. Әлегә кадәр теккән, чиккән, бәйләгән. Күршеләре Альберт белән Тәнзилә, Тәбрис үз итәләр Тәкмилә апаны, ярдәм кулы сузарга гына торалар. Арчада кызы да бар аның, өй иркен, урыны түрдән, яшәсен генә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International