Район күләмендә эшмәкәрлек өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан социаль әһәмияткә ия булган иң яхшы бизнес идеяләр һәм проектлар конкурсы старт ала. Конкурс 2 этаптан торачак.
Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.
“Татавтодор” җәмгыяте Арча филиалы егетләре футболны шәп уйнады. Җитәкчеләре Альберт Сафиев, филиалның Теләче участогы җитәкчесе Илнур Ярмиев, баш инженер Рамил Галәветдинов та карарга килгән. “Республиканың бөтен яхшы футболчыларын җыйгансыз ахры”, –дим үзләренә. “Барысы да үзебезнекеләр, филиаллар командалары ярышына да барасылары бар әле, анда да алар соңгы ярышта 2нче урынны алды, – дип, Альберт Сафиев футболчыларны атап чыкты.
Һәр ел 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Арча Мәдәният йортында шул көнне һәм әлеге уңайдан үзенчәлекле чара үткәрелде – “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәм Яңа Кенәр интернат- мәктәптә тәрбияләнүче балалар зур сәхнәдә чыгыш ясады.
WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты уздырыла башлаганнан бирле районыбыздагы һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар да катнашып, җиңүләр белән кайта. Арча педагогика, агросәнәгать көллияте студентларының уңышы турындагы язмалар берничә тапкыр газета битләрендә урын алды.
Безгә болай дип шалтыраттылар: “Бала өйдән яшертен рәвештә акча ала да (хәтта 5 мең сумны!), акчаны ашамлыклар, уенчыклар кибетләрендә, кафе, пицерийларда иптәшләре белән туздырып кайта. Монда бала, ата-ана гына түгел, кибетчеләр дә гаепле. Ник ул күләмле акчаны кибетчеләр баладан ала һәм товар бирә. Моның өчен сатучыларга берәр төрле закон бармы икән?! Бала шулай ук сорамыйча әти-әнисенең банк картасын алып, кибетләрдән әйбер ала аламы?”
30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» спорт комплексында 2007 елгы һәм аннан кечерәк егетләр арасында баскетбол буенча «көз-баскет» турниры узды.
27-30 ноябрь көннәрендә кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге Чемпионаты узды.
2004-2005 елгы кызлар арасында 38 кг авырлык категориясендә Салихова Тынсылу Республика беренчелегенең икенче призеры булды. 44,5 кг авырлык категориясендә Дилә Харисова Татарстан Республикасы җиңүчесе булды. Икесе дә Арчаның 7нче мәктәбендә укый.
28 ноябрьдә шәһәребездә шатлыклы вакыйга булды. “Төньяк” микрорайонында 140 урынлы балалар бакчасы ачылды. Мәһабәт бу бинага “Сандугач” дигән матур исем кушканнар.
Бакчаны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары–мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
– Барыгызны да бүгенге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәм, – диде Илшат Габделфәртович тантананы ачып. – Безгә беренче чиратта илебез һәм республикабыз җитәкчеләренә рәхмәт әйтергә кирәк, чөнки әлеге бакча федераль һәм республика бюджетларыннан бирелгән акчага төзелде. Мин район башлыгы булып дүрт ел эшлим, шушы чорда районда җиде мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Балалар бакчаларына әле һаман да ихтыяҗ бар, алдагы елларда алары да булыр, дип өметләнәбез. Әлеге матур бинаны сафка бастырган төзүчеләргә дә рәхмәт!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Арча районының дәүләт ветеринария берләшмәсендә халыкны кабул итте. Мондый дәрәҗәдәге очрашу булганы юк иде әле. Без дә газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин белән очрашуга бардык.
Исрафил Насыйбуллин: – Моннан берничә ел элек безне, мин үзем Наласа авылында яшим, авыл халкын котырган төлкеләр проблемасы борчыды. Алар хәтта авыл эчендә күзгә күренеп йөри башлады. Район ветеринарлары котыру чиренә каршы вакциналы брикетлар кайтардылар. Менә 2–3 ел инде без бу бәладән котылдык. Брикетлар кайтаруны туктата күрмәгез.
Баш ветеринар Алмаз Хисаметдинов: – Республикада котыру чире 10 тапкырга кимеде. Котыру авыруы буенча без хәтта Россиядә 1нче урынга мендек. 375 очрак теркәлгән еллар булды. Хәзер вакциналы брикеттан өзелмибез. Соңгы вакытта котыру чиренең 20 очрагы гына теркәлде.