Беркөнне Божадагы кунак йорт, чәчәк кибетләре хуҗасы Ләйсән Яруллина белән очрашкач, ул әти–әнисенең мәрҗән туйларына сюрприз ясарга теләвен, шундый күңелле мәшәкатьләр белән йөрүе турында әйтте.
Арча районы һәм шәһәре мөхтәсибәте һәм шәхсән үземнең исемемнән барлык арчалыларны мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән тәбрик итәм!
14 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 36,9 проценты җыйнап алынды. “Казанка” хуҗалыгында 69,9 процент мәйданда суктырылды. “Курса МТСы”нда – 55, “Аю” ширкәтендә – 49,8, “Северный”да – 47,5 процент.
Әле генә соңгы кыңгырау яңгыраган, балалар җәйге озын каникулларга таралган кебек иде. Санаулы вакыт тиз уза. Ялларның да соңгы өченче аеның яртысына җиттек. Балалар, әти-әниләрнең мәктәпкә әзерләнер вакытлары да якынлашты. Тик балаларны гына түгел, мәктәп биналарын да яңа уку елына әзерлиләр һәм район хакимияте, мәгариф бүлеге, күп ведомстволарны үз эченә алган комиссия аларны тикшереп, бәя дә куйды.
Август — уңыш чоры гына түгел, мәктәпкә, яңа уку елына әзерлек чоры да. Районыбызда инде шактый еллар, август аенда яңартыла торган күркәм традиция яшәп килә: беренче сыйныфка укырга керүче, күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче балаларга уку кирәк-яраклары белән тулы букчалар тапшырыла. Әлеге бүләкләр ел да районыбызда яшәүче изге күңелле иганәчеләр тарафыннан әзерләнә.
Сугыш китергән авыр еларны Әминә апа бүген дә тыныч кына сөйли алмый. Ул еллар искә төшкән саен үзәкләрне өзеп куя. Авылда укытучы булып эшләгән кызга нужа йөген үз җилкәсендә татырга туры килә шул. Ашау, кием такырга, торып уку мөмкинлеге булмаганга, читтән торып, Үрнәктә урнашкан Арча педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, 1946ның гыйнварында туган авылы Яңасалада башлангыч сыйныфларны укытырга алына ул.
Арчадан Ринат Сафин, без аны “Шәрык” территориясе-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе буларак яхшы беләбез, Казанбаш буасында үткән “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнашып, өч яшь егетне генә уздырып, дүртенче булып килгән иде. Шунда ул ачык суда ерак арага йөзү, өстәвенә ярышу үзенең күптәнге хыялы булуы турында әйтте. Ә беркөнне Ринат безне бөтенләй дә гаҗәпләндерде.
Бер танышым: “Элек кадрларны райком әзерли иде. Хәзер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте әзерләп җибәрә”, – дип әйтә. Сүзләренең хаклыгына инандыру өчен бармакларын бөгә–бөгә биредә чыныгу алып, белемнәрен тирәнәйтеп район, хәтта республика дәрәҗәсендә эшләүчеләрне саный.
Арча сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зариповның һәр килгән саен бер яңалык күрсәтүе турында язган идем инде. Бу юлы да буш калдырмады: “Әйдәгез, тагын бер яңалык күрсәтәм, участокка метеостанция куйдык бит әле”, – ди.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 6 августта Арча шәһәрендә яшәүче Сәвия Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.