ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

Узган атнада акциягә бәйле чаралар берьюлы берничә мәктәптә узды.

Курск җирендә 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр хәлиткеч бәрелешләр була. Утлы дугада фашистларны тар-мар итү совет армиясенә Берлинга юл ача. Курск өлкәсе губернаторы Александр Михайлов Курск сугышында катнашкан ветераннарга Котлау открыткалары юллый.

23 августка район хуҗалыкларында игеннәрнең 63,5 проценты суктырып алынды.

“Казанка” хуҗалыгы урып-җыюны төгәлләү алдында. “Курса МТСы” ширкәтендә – 77, “Ашытбаш”та – 73, “Аю” ширкәтендә, “Кызыл Яр”да 71 процент.

– Ау сезонының беренче ике атнасында сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – тынлык көннәре, бу көннәрдә ау тыела, – ди Арча районы буенча биологик ресурслар буенча районара бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов. – Шушы ике атнада көнлек нормалар да билгеләнгән, аннан соң алар бетә.

ТР Президенты Р.Миңнехановның күрсәтмәсе һәм Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Арча поликлиникасында быел ныклап төзекләндерү эшләре башланды.

Күңел төшенкелегенә бирелүчәннәргә (ә алар күп) мин Шекәдә яшәүче 95 яшьлек Асия апа Шәрәфиевадан үрнәк алыгыз, дияр идем. Сөбханалла! Серен белергә тырышып сорашабыз. “Тик тормадым, үчне эштән алдым”, – диде ул. Ул безнең бөтен кешене ярата, аның күңеле чиста, яхшы, диделәр якыннары. Шуңа да аңа чир иярми...


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

20 нче август көнне Арча 2 нче урта мәктәбе базасында  татар теле һәм әдәбияты, һәм мари  теле әдәбияты  укытучыларының «Хәзерге заман таләпләре контекстында  милли мәгариф: бурычлар,проблемалар, хәл итү юллары» темасына  традицион август киңәшмәсенең  секция  семинары узды.


17
август, 2018 ел
җомга

Республикакүләм  “Мәктәпкә җыенырга булыш 2018“ акциясе 13 августтан башланып китте. 2007 елның җәеннән бирле уздырыла торган проект беренче сыйныфка бара торган сабыйларга ярдәм итүне күздә тота. 

Тырыш хезмәт куеп үстерелгән игеннәрне үзвакытында, югалтуларсыз җыйнап алу – мөһим эш. Әмма безнең иң зур байлыгыбыз – кешеләр. Аларның сәламәтлеген, гомерен саклау беренче чираттагы бурыч. Һәр атнаны республика Президенты катнашында уза торган киңәшмәләрдә сүз шул темадан башлана.

Бу арада Арча шау итте. Кеше телендә «Казанбашта ике йорт янган, бер кеше янып үлгән икән» дигән сүзләр йөрде. Кызганыч, бу хәбәр чын иде. Күңел әрнеп, юлга кузгалдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International