Һава–десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр кебек үз көннәрен даими билгеләп үтүчеләр юктыр, мөгаен. Алар бер ел да калмый бу көнне җыелышып бәйрәм итәләр. Очрашу, аралашу, хезмәт иткән елларны хәтерләп, кызыклы да, кызганыч та (яшерен–батырын түгел, андыйлары да булгалый) хәлләрне искә алалар.
Безнең илдә коррупция элекке заманнардан ук булган. Тик яңа Россиядә генә әлеге гаять зур проблемага тиешле игътибар бирелә башлады. “Коррупциягә каршы тору турында”гы 273 номерлы Федераль закон кабул ителгәч коррупциягә каршы торуның төп принциплары, коррупцияне кисәтүнең хокукый һәм аңа каршы көрәшү, коррупцияле хокук бозуларның нәтиҗәләрен киметү һәм бетерүнең хокукый һәм оештыру нигезләре билгеләнде.
Кайберәүләр бала таба алмауларына көенә, бала сөясе, әти–әни сүзен ишетәсе килә, ә икенчеләре... булган балаларын да язмыш кочагына ташлап, әти я әнисе була торып та ятим үсәргә мәҗбүр итә. Алай гынамы, гаиләдән чыгып китеп, балага алимент түләми качып йөреп тилмертә.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә республиканың 17 районында корылык нәтиҗәсендә “Гадәттән тыш хәл” режимы кертү өчен документлар әзерләнүен хәбәр итте. Башка районнар да шуңа якын. Министр терлекләрне уңышлы кышлатып чыгу өчен азыклар балансын исәпләп чыгарырга, аларның запасын тулыландыру чаралары күрергә киңәш итте.
Басуларда эш гөрли, комбайннар тавышы еракларга тарала, машиналар тыз–быз ашлык ташый, ындыр табакларында тау булып көшелләр пәйда була. Авыл халкының эштән тын да алырга җае булмаган көннәр бу. Әмма җыр, моң өчен күп вакыт кирәкми. Ул хезмәт шавы белән бергә күңелләрдә туа, мул уңыш алу шатлыгы үзе җыр булып йөрәктән бәреп чыга.
1–5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Гадәттә ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара делегатлары бер көннәрен безнең Арчага кайтуга багышлый. Бу юлы да шимбә көнне арчалар (җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр) форум делегатларын каршы алды. Үзәк стадионда шимбә кичендә онытылмаслык матур чара булды.
3 августта Арча район Советының социаль һәм бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары, 9 номерлы Яңа Кенәр авыл җирлеге депутаты Любовь Осина алып барды.
Муниципаль хезмәттәге хезмәткәргә аның хезмәт тәртибенә, шулай ук хезмәт бурычларын тиешенчә үтәүгә аерым таләпләр куела.
Кайвакытта хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә хезмәткәрдә шәхси кызыксыну уянырга һәм хезмәт бурычлары муниципаль берәмлек яки халык мәнфәгатьләрендә түгел, ә шәхси файда мәнфәгатьләрендә башкарылырга мөмкин. Менә шулай мәнфәгатьләр низагы килеп туа, әгәр аны хәл итмәсәң, хезмәткәр тарафыннан хокукка каршы гамәлләр ясалуы, бу үз чиратында җәмгыять, муниципалитет һәм гражданнар мәнфәгатьләренә зыян китерергә мөмкин.
12 августта Арча Үзәк стадионында танылган татар эстрадасы җырчылары катнашында Хәйрия фестивале була. Әлеге чара бездә икенче ел оештырыла. Узган ел ул меңнән артык кеше җыйган иде. Быел күңелләре изгелектә булган кешеләр саны тагын да күбәер, дип өметләнә оештыручылар.
31 июльдә Арча районының “Игенче” ширкәте базасында урып–җыю эшләрен, көзге культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу мәсьәләләре буенча зона семинар–киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, авыл хуҗалыгы белән бәйле төрле оешмалар вәкилләре катнашты.