ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов терлекчелек тармагында унбер айлык эшкә йомгак ясады.

8 декабрьдә Арча җирлегендә өч изге вакыйга булды – Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани музее, Мәрҗани чишмәсе һәм Симетбашта “Нурислам” мәчете ачылды.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 11 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гурьянов Николай Владимировичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Мондый ярышны күргән юк иде әле. Шимбә көнне иртән район мәгариф идарәсе профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов шалтырата: “Профсоюз әгъзалары ярыша, бассейнга килеп китә алмассызмы икән”, – дип.

1–10 декабрьдә районда физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге үткәрелде. Бу уңайдан һәркайда, мәдәният, спорт өлкәләрендә, халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан, мәктәп укучылары катнашында, китапханәләрдә төрле чаралар, очрашулар, бәйгеләр, ярышлар, концертлар оештырылды. 11 декабрьдә Арча Мәдәният йортында ункөнлеккә нәтиҗә ясалды.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

9 нчы декабрь көнне Арча муниципаль районы ӨБ МБУ "Укучылар Сарае"  базасында бочче буенча инвалидлар декадасы кысаларында, республика ачык ярышлары үтте.

23 ноябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Мортазина Зилә Азат кызы гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә "Ел гаиләсе – 2017" Бөтенроссия бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнашты.

1 декабрьдә Казанда "Алтын баскыч" II Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесе узды. Конкурста үз сәләтләрен Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары да күрсәтте.

 


8
декабрь, 2017 ел
җомга

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Геройлар белән очрашулар традициягә әверелеп бара. Менә икенче ел рәттән инде безгә Россия Геройлары кайта, мәктәпләрдә укучылар белән аралаша. Узган ел Россия Герое Дмитрий Сафин кайтып киткәннән соң, Арча икенче мәктәбенең “Яшь армиячеләр” отрядына аның исеме бирелгән иде.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 4 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Мәсхүдә Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International