Безне әти-әниләр “Үзең әйбәт бул!” – дип үстерде. Без бервакытта да урамнан елап кайтып, теге малай яки кыз миңа сукты, дип әләкләмәдек. Ә хәзер... Мин бу язмамны күзәтүләремнән чыгып язам.
Ноябрьнең беренче атнасында без ике дәүләт бәйрәмен: 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез.
Балалар шундый матур итеп җырлый бу җырны, үзебезнең дә кызыл, сары яфраклар җыеп йөргән чаклар искә төшә.
2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2007-2008 елгы егетләр арасында баскетбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды.
2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы бассейнында 2007, 2008, 2009 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярышта “Арча” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре - 57 егет һәм кыз-бала катнашты.
1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2004-2005 елгы кызлар һәм егетләр җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды. Ярышта 104 спортчы - 8 егетләр командасы һәм 5 кызлар командасы катнашты.
1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы бассейнында 2002, 2003-2004, 2005-2006 елгы егетләр һәм 2003-2004, 2005-2006 елгы кызлар арасында йөзү буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярышта “Арча” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре - 43 егет һәм кыз-бала катнашты.
30 октябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2002 һәм олырак, 2003-2005 елгы, 2006 һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Арча районы шәхси-команда беренчелеге узды.
31 октябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2003-2004, 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча районы шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышта Арчаның 1 номерлы урта белем бирү мәктәбеннән, Арчаның 3 номерлы башлангыч белем бирү мәктәбеннән , Иске Чүриле урта белем бирү мәктәбеннән, Яңа Кырлай урта белем бирү мәктәбеннән, Хасаншаех төп гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм Кукмара районыннан 33 егет һәм 16 кыз-бала катнашты.
Безнең әти авылда көтү чиратын алып бара иде. Ул вакытта авыл нык, маллар күп, язга чыгуга көтү алырга килүчеләр күренә башлый. Шуларның берсе дәфтәрдәге баганаларны карап чыга да: “Менә бу баганасы булмаса иде аның!” – дип куя.