30 октябрь ел да сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел да бу көнне Арча үзәгендәге сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып үтте. Һәйкәлгә чәчәкләр дә куйдылар. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты
“Арча” спорт комплексында көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә мәктәп укучылары арасында ярышлар булды. Ярышка Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Биектау, Саба, Теләчедән дә килделәр.
Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ярыш- ларны халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рифкать Җәләев, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов хөкем итте.
Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм районның каләм тибрәтүчеләрен, башлап язучыларны барлау максатыннан, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арск–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” исемле бәйге игълан итә.
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан Арча сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституция суды хөкемдары Артур Шакараев лекция укыды.
Зал тулы халык иде. Артур Рафаэлович Татарстан Республикасы Конституциясенең моннан 25 ел элек нинди шартларда кабул ителүе, аның төп өлешләре, республика гербы, аның төп символикасы, гимн һ.б. турында сөйләде. Видео- роликлар күрсәтелде.
Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүче Искәндәр Нотфуллин белән Әсхәт Гәрәев Польшада Европа Кубогына узган ярышларда катнашып кайткан. Искәндәр ярышларда беренче бишлеккә кергән. 9 илдән килгән 600дән артык спортчы арасында чыгыш ясау үзе үк горурлык бит! Тырышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр, Татарстаннан икесе республика данын яклап Польшага кадәр ярышларга барыр идемени?!
Түбән Аты авылыннан хәвефле хәбәрләр килде.
2017 елның 29 октябрь көнендә Яр Чаллы шәһәрендә А. В. Суворов истәлегенә багышланган тхэквондо буенча ачык шәһәр турниры узды.
Бай тарихлы, дәрәҗәле шәхесләре белән дан казанган Хәсәншәех авылында балалар бакчасы ачу тантанасы булды.
Кыюның бәхете артык, диләр. Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә җитәкчеләргә яңа клуб төзү мөмкинлеге бар, әмма бәясенең яртысын түләргә кирәк булачак, кем алына дигән сорау биргән иде. Бары тик “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов кына кул күтәрде: “Безнең Сарай–Чокырча авылы клубы бик беткән, анда тырыш халык яши, яңа клуб булса әйбәт булыр иде”, – диде.
“Северный” хуҗалыгында арбаны кыш, чананы җәй әзерлиләр. Әле кайчан гына эштән туктаган авыл хуҗалыгы машиналарын инде ремонтлауга керешкәннәр.