ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2024 ел
җомга

4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр Россия Почтасы сайтында һәм бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка 30% ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин. Нәшрият йортлары белән бергә компания 2000 басмага язылу бәясен киметәчәк.

Быел тәрбиягә бала алган 299 гаиләгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бер тапкыр бирелә торган пособие түләде. Бу максатларны тәэмин итүгә 11,5 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен республика аучылык биләмәләрендә утлыклар урнаштыру һәм хайваннарны тукландыру акциясенә старт бирелү турында хәбәр итә.

Россия Почтасы Татарстан Республикасына салым хәбәрнамәсе китерүен дәвам итә. Мөлкәткә салымны, шулай ук транспорт һәм җир салымнарын мондый хатны алганнан соң почта бүлекчәсендә түләргә мөмкин. Акча салым хезмәте счетына реаль вакыт режимында керәчәк. Салым хәбәрнамәләрен почтальоннар заказлы хатлар белән китерәләр. Әгәр адресат өйдә булмаса, хезмәткәр аңа почта тартмасында якындагы почта бүлегендә заказлы хат алу турында хәбәр калдырачак. Тапшырылмаган хатлар анда 30 календарь көн дәвамында саклана. Почтада салым түләү өчен квитанцияне операторга тапшырырга кирәк. Әгәр квитанция үзең белән булмаса, хезмәткәр ИНН номеры буенча салым суммасын белергә ярдәм итәчәк. Салымнарны өйдә дә почтальонның мобиль почта-касса терминалы ярдәмендә түләргә мөмкин.


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды

Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) әгъзалары Яңа Чүриледә психоневрология интернат йортында булдылар

Интернатта яшәүчеләрнең тормыш хәле, яшәү шартлары белән таныштылар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Интернат директоры Гүзәл Нигъмәтҗанова каршы алды һәм озатып йөрде.

Район Иҗтимагый советы әгъзалары Яңа Чүриле психоневрология интернат йортында булганнан соң Югары Курсага мәшһүр мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави музеена керделәр.

Автобуска утырып, гид сөйләгәнне тыңлап, Арча шәһәре буйлап сәяхәт иткәнегез бармы? Булмаса, оештырсалар, сәяхәткә чыгыгыз!

Безгә районга килгән Татарстан Республикасы ветераннары белән йөрергә туры килде. Башта алар Арчаның 6нчы мәктәбе белән танышты. Татарстан Республикасы ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков та бар иде. Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде.

Динар Төхвәтуллин: “Акча югалту берни түгел. Йөзеңне югалтма. Берәүгә дә кирәк булмыйсың. Иң хәтәре шул. Язылмаган закон бу”

Динар сүзен шулай тәмамлады. Әмма башта ук язып куярга кирәк санадым. Чөнки бөтен киртәләрне җиңеп, йөзен югалтмаган, олы ихтирам казанган кеше ул.

Гөлнур Насыйбуллина: “Кыска вакытлы ялга кайтмаганына августта бер ел була инде. Аңлыйбыз, көтәбез. Балалар бик сагына”

Һәм, ниһаять, социаль челтәрдә йөрәкләргә үтеп керерлек видео күзгә ташланды. Аны караганда күзгә яшьләр килде. Раят кайткан һәм балалары белән очрашу өчен турыдан-туры мәктәпкә киткән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International