ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Арчага чираттагы алтын медальне Алексеевскида узган 2016 ел сезонының баскетбол буенча республика беренчелеге ярышларыннан 1999-2000 елгы кызлар алып кайтты (тренерлары З.Хәсәнов).

Казан шәһәрендә Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе “New Art Project” компаниясе белән берлектә иҗат коллективлары арасында җыр һәм бию сәнгате төрләре буенча республика күләмендәге конкурс уздырды.

Әлеге бәйгедә Яңа Кенәр балалар иҗат йортының өстәмә белем бирүче педагоглары әзерләгән бию коллективлары да катнаш- ты. Гөлчәчәк Нуриева җитәкчелегендәге бию коллективы II дәрәҗә, Гөлгенә Абдуллаҗанова иҗат коллективы (Ашытбаш мәктәбе) III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Ә 6 яшьлек Яңа Кенәр кызы Азалия Нуриева үз яшьтәшләре арасында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен халыкның формаль булмаган мәшгульлек, хезмәт хакын акча биреп кенә рәсми рәвештә түләмәү фактлары турында Татарстан Республикасы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Соры” хезмәт базары” юнәлеш буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

“Халык контроле”нә шулай ук эш урыннарында хезмәтне саклауны оештыру проблемалары турындагы мөрәҗәгатьләр дә кабул ителә.

“Соры” хезмәт хаклары белән көрәш буенча “кайнар” линия эшли: башкарма комитет – 3–06–44, мәшгульлек үзәге – 3–17–33.

Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация төркеме табиб–анестезиолог–реаниматологы Урманов Ренат Тәлгать улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе гөр килеп торды. Концертлар залы шыгрым тулы –биредә сәнгать һәм гомумбелем мәктәпләре укучылары, Арча педагогика көллиятенең музыка бүлеге студентлары, укытучылар, әти-әниләр. Сәхнәдә – баянда һәм аккордеонда яшь башкаручыларның Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары, И.В Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Казан музыка көллиятенең клавишалы халык уен кораллары бүлекчәсе мөдире Антон Сергеевич Попов җитәкчелегендәге "Аккордеон феериясе" III Халыкара фестивальдә катнашучылар. 


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Шушмабаштан октябрь ае өчен сөтнең литры өчен 19 сум түләнгән дип язгансыз, безгә 17 сумнан гына түләделәр, дип шалтыраттылар.

— 19 сумнан түләделәр, — дип җавап бирде безгә авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. — Әле менә ноябрьгә 22 сумнан түләргә дип сөйләштек.

Һәркемнең үз дөреслеге дигәндәй, бер сөт җыйнаучы эшмәкәр сөт җыйнауның күпмегә төшүен исәпләп күрсәтте.

— Сөт җыйнаучыга литрына 2 сум алып калса җитә, дип әйтәләр, мин моның белән килешмим, — диде ул. — Сөтне күп җыйганда ярый да әле. Ә бит андыйлар күп түгел. Менә көнгә 1000 литр сөт җыйдым, ди. 2 сумнан салганда 2000 сум керем килеп чыга. Сөтне бортлы “УАЗ” машинасы белән җыябыз, ул 600 мең сум тора, йөрү күп, юллар начар – 3 елда туза. 3 елда 1095 көн — бер көнгә 548 сумлык тузган булып чыга. Көнгә 30 литр бензин китә, аны 34 сумга (литры шулай тора) тапкырласак, 1020 сум була. Айга 1200 сум түләп ветеринария белешмәсе аласы, бер көнгә 40 сум туры килә дигән сүз. Барысын кушсак, көнгә 1608 сум чыгым җыйнала. Керем белән чыгым аермасы — 392 сум. Монысы табыш инде, 30га тапкырласак, бер айда сөт җыйнаучы 11760 сум эшләгән була.

14 ноябрьдә район хуҗалыкларында бер сыердан уртача 12,1 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,4 килограмм- га кимрәк.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Северный” хуҗалыкларында уртача савым 22,8–15,1 килограмм.

Иң аз савым “Акчишмә” ширкәтендә – 5,5 килограмм гына. 

14 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр республикада “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” дигән наркотикларга каршы акция уздырыла. Әгәр дә кайдадыр наркотик матдәләр белән сату итүләре яки наркотикларга кагылышлы фактлар турында белсәгез, район эчке эшләр бүлегенә “Ышаныч телефоны”на 3–17–02 номеры белән хәбәр итегез.

Тиздән arskmedia.ru сайтында «Мин Яңа елны көтәм» конкурсы старт алачак. Балаларыгызның (исем-фамилиясен, яшәгән җирен дә күрсәтеп) төрле образларны чагылдырган костюмнарга киенеп яисә Кыш бабай белән бергә очрашканда төшкән фотосурәтләрен «Вконтакте» челтәрендәге «Арча хәбәрләре» битенә һәм arvestnik@yandex.ru адресына җибәрегез. Конкурста тавыш бирү 21 ноябрьдә башлана. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә һәм аларга иганәчебезнең бүләкләре тапшырыла.

10 ноябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 9нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта “2016 елның 9 аенда “Арча муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында”, “Арча муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның бюджет проекты турында” финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. Проект газетабызның 3нче битендә бирелә.

“Арча муниципаль районының 2012–2015 елларга “Уңайлы мохит” озак сроклы максатчан программасының үтәлеш йомгаклары турында” район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин доклады тыңланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International