Тиздән arskmedia.ru сайтында «Мин Яңа елны көтәм» конкурсы старт алачак. Балаларыгызның (исем-фамилиясен, яшәгән җирен дә күрсәтеп) төрле образларны чагылдырган костюмнарга киенеп яисә Кыш бабай белән бергә очрашканда төшкән фотосурәтләрен «Вконтакте» челтәрендәге «Арча хәбәрләре» битенә һәм arvestnik@yandex.ru адресына җибәрегез. Конкурста тавыш бирү 21 ноябрьдә башлана. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә һәм аларга иганәчебезнең бүләкләре тапшырыла.
10 ноябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 9нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта “2016 елның 9 аенда “Арча муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында”, “Арча муниципаль районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның бюджет проекты турында” финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев чыгыш ясады. Проект газетабызның 3нче битендә бирелә.
“Арча муниципаль районының 2012–2015 елларга “Уңайлы мохит” озак сроклы максатчан программасының үтәлеш йомгаклары турында” район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин доклады тыңланды.
Киләсе якшәмбедә узачак референдумда халык үз фикерен белдерәчәк. Район сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров:
— Референдум шәһәр һәм авыл җирлекләрендә 62 сайлау участогында үтәчәк, — дип сөйләде. — Бюллетеньдә 2017 ел өчен җыеласы үзара салым акчасының күләме һәм аның нинди эшләргә тотыласы язылган. Аның күләмен һәр җирлек үзе хәл итә. Мәсәлән, ул Арча шәһәрендә 18 яше тулган һәр кешегә 300 сум дип тәкъдим ителә. Ташламалар да бар. Референдум иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр үтәчәк. Сайлаучыларны референдумда актив катнашырга чакырам.
Районда 2013 елдан шәһәр һәм авыллардагы шартларны яхшырту максатыннан республика программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә халыктан җыелган һәр 1 сум үзара салым акчасына республика бюджеты 4 сум өсти.
Россия мәктәпләрендә, шул исәптән Арчаның икенче, җиденче мәктәбендә, педагогика көллиятендә Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча Бердәм дәрес булып үтте. Аның барышында укучылар үзләренең шәхси мәгълүматларын сакларга, Интернет челтәрендәге мәгълүматларның дөреслеген һәм ышанычлы булуын анализларга өйрәнәләр.
Эчке эшләр органнарында яхшы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы, полиция майоры Зөбәеров Илнар Илфат улы, полиция капитаны Шәмсетдинов Рифат Рәшид улы, полиция капитаны Степанов Вадим Леонидович муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Районның сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк район хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация төркеме табиб–анестезиолог–реаниматологы Урманов Ренат Тәлгать улы Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Республика финанс системасы органнарында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс–бюджет палатасының Арча районы планлаштыру һәм анализ бүлеге җитәкчесе Ганиева Эльмира Нияз кызы Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Республика финанс системасы органнарында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Финанс–бюджет палатасының Арча районы бюджет бүлеге баш белгече Сабирова Сирена Гаптелнур кызы Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Яшь эшмәкәрләре Арча муниципаль районың социаль-икътисади үсешенең төп өлешләрнең берсе булып тора. Яшьләргә зур өметләр йөкләнә. Кече һәм урта бизнесны үстерү, халыкның үзмәшгульлеген булдыру программасы һәм югары җитештерүчән эш урыннары 2016-2021 елларга расланган Арча муниципаль районы социаль-икътисади үсеш Стратегиясенең төп бурычлары булып санала.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы ярдәме кысаларында кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының кайбер популярлаштыруына юнәлтелгән чаралар үткәрелә.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе киңәйтелгән утырышка җыелды. Казаннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе әгъзасы Гүзәл Шәрипова кайтты. Утырышны алып барган район башлыгы урынбасары Любовь Осина алдан ук: “Сөйләшү җитди булачак”, – дип искәртеп куйды. Чөнки яшүсмерләр арасында җинаятьләр арткан.
Быел яшүсмерләр 15 җинаять эшләгән. Узган ел – 9 җинаять. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторы Илмир Зәйнуллин яшүсмерләрнең нинди җинаятьләр кылганы турында сөйләде. Берәү подъезддан велосипед урлый, өч яшүсмер төнлә хуҗалыктан өч сарык алып чыга, Казанда яшәүче яшүсмер Арчаның бер кафесында кесә телефоны һәм 20 мең сумлык планшетны кулына төшерә, бер егет кичке сәгать 6лар тирәсендә урамда кыз баланың телефонын талап ала, берәү кибет баса, икенче берәү ярдәмче хуҗалык складына кереп, электр двигателен урлауда катнаша, дүрт яшүсмер ике төн рәттән Арчада машиналарны чишендерә, милиция хезмәткәрләре бер яшүсмернең куртка кесәсеннән наркотик матдә кушылган сигарет табып ала, кыз бала мәктәпнең киенү–чишенү бүлмәсеннән куртка, ике кыз кибеттән кием урлый, берәү машина куып алып китә, бер яшүсмер машинадан акча чәлдерә һ.б.