ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2016 ел
җомга

30 август көнне кичке сәгать алтыда Арча шәһәренең Җиңү паркында Республика көненә багышланган “Чәчәк ат син минем Республикам, чәчәк ат син гүзәл Арчабыз” дигән исем белән мәдәни-күңел ачу программасы була

“Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” мактаулы исеме

Сибгатуллина Рамилә Шәмси кызы – Арча 5нче гимназия рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Быел мәктәпне 196 укучы тәмамлады;

Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр – 195;

Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле – 71,7 (республикада – 73,05), математика – 50,05 (республикада – 52,08)

Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Гариф Ахунов исемендәге премиясенә дәгъва итүчеләрнең иҗат эшләрен кабул итү дәвам итә. Талантлы яшьләребез, эшләрегезне 15 сентябрьгә кадәр Арча Үзәк китапханәсенә тапшыруыгызны сорыйбыз. Соңга калмагыз!

Районның хокук саклау органнары элек хөкем ителгән, аларга карата административ күзәтчелек билгеләнгән һәм билгеле күләмдә гражданлык хокуклары чикләнгән кешеләрнең закон бозуларын ачыклау һәм аларны булдырмау буенча профилактик эш алып баралар.

Хезмәтне саклау буенча Координацион советның чираттагы күчмә утырышы “Арча МСО”сы җәмгыятендә узды.

Хәсәншәех авылы китапханәсе, “Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендәге иң яхшы китапханә” номинациясендә катнашып, җиңү яулады һәм 100 мең сум күләмендә грант отты. Бу суммага китапханәнең матди-техник базасы яңартылачак.

Шушы көннәрдә тикшерү нәтиҗәсендә, Ташкич авылындагы шәхси эшмәкәр Г., кибетендә лицензиясез, маркасыз һәм тиешле документларсыз алкоголь продукциясен сату очрагы ачыкланды һәм 8,5 литр ялган аракы сатудан алынды. Әлеге эш буенча материаллар ТР Арбитраж судына җибәрелде. Башка закон бозулар буенча административ тикшерү бара.

Чувашия Республикасының Порецк районы Напольное авылында 17 августта крестьян–фермер хуҗалыгында бер дуңгыз үлә. Лабораториядә тикшергәннән соң аның африка чумасы белән авырганлыгы ачыклана.

2016 елның 3 июлендәге 316 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International