ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

1 июльдә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, Апаз, Ашытбаш, Курса–Почмак урта мәктәпләрендә яңа спорт мәйданчыклары сафка басты.

— Безнең районда, бүгенгеләрен дә кертеп, республика программасы буенча 20 спорт мәйданчыгы төзелде, — диде район башлыгы урынбасары Любовь Осина педагогика көллиятендә минифутбол мәйданчыгын ачу тантанасында. — Республика, район җитәкчелеге спортны үстерүгә зур игътибар бирә.

Көллият директоры Гөлнара Гарипова шундый кайгыртучанлык өчен рәхмәт әйтте, көллияттә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев спортчыларыбызга яңа уңышлар теләде.

Җәй үзе белән суда йөзү рәхәтлекләре дә алып килә. Әмма сулыклардан дөрес итеп файдалансаң гына ул күңел күтәренкелеге, чиксез шатлыклар бирә. Суда бәхетсезлек очракларын ничек булдырмаска? Шушы сорау белән без районның янгын–коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаевка мөрәҗәгать иттек.

– 2016 елның 17 июнендә районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиясе карары чыкты, – дип сөйләде Искәндәр Юзаев. – Шушы карар нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына халыкка сулык- лардан хәвеф–хәтәрсез файдалану турында аңлатырга, су коенырга ярамаган урыннарга яңадан аншлаглар куярга, район мәгариф идарәсенә мәктәп яны лагерьларында, Үрнәктәге җәйге сәламәтләндерү лагеренда һәм Яңа Кырлайдагы палатка лагеренда суда үзеңне дөрес тоту турында әңгәмәләр үткәрергә тәкъдим ителде. 

Эчке эшләр органнарында озак еллар яхшы хезмәт итүләре өчен һәм ДАИ–ЮХИДИ хезмәте оешуга 80 ел тулу уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИнең Арча районы буенча бүлекчәсе теркәү–имтихан алу бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Бариев Нияз Ильяс улы, юл патруле өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гарифуллин Рәдис Мансур улы, теркәү–имтихан алу бүлекчәсе дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Һадиев Фәнис Илдар улы, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Апаз авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Садыйкова Тәслимә Исрафил кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Түбән Курса авылында яшәүче Миңлебикә Миңнуллинаны, Урта Аты авылында яшәүче Факия Ахунованы, Арча шәһәрендә яшәүче Анна Тимофееваны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады. Аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

1 июльдән Россиядә авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Ул 15 августта төгәлләнә.

— Безнең районда бу мөһим эштә 5 инструктор, 28 исәп алучы катнаша, — ди Арча районының дәүләт статистикасы бүлеге баш белгече–эксперты Рәмзия Хәбибуллина. — Аларның һәркайсына 5–6 участок туры килә.

— Исәпкә алу бөтен хуҗалыкларда да үтәчәкме?

— Авылларда һәр хуҗалык исәпкә алыначак, ә шәһәрдә бу 4 сутый һәм аннан артык җире, терлеге булган хуҗалыкларга гына кагыла. Авыл хуҗалыгында барлык җирләр, терлекләр, техника исәпкә алына.

— Исәпкә алучыны башка кешеләрдән ничек аерырга?

— Исәпкә алучы махсус жилет, козырек кигән була, муенында таныклык асылган. Гадәттә бер кеше йөри, кайвакытта алар икәү булыр- га да мөмкин.

Салым инспекциясе Галактионов урамы, 27нче йортка (күпфункцияле үзәк) күчте. Телефоннары: 3–92–11, 3–92–10.

11 июльдән Арчаның үзәк мәчете каршында балалар лагере эшли башлый.

9 июльдә Көтек плотинасында Балыкчы көненә багышланган ярыш була. 5.15 сәгатьтә башлана.

Умартачылар быел бал елы дип куана.

— Юкә чәчәгеннән җыя алмасалар да (эссе булды), башка чәчәкләр җитәрлек, — ди район умартачылар җәмгыяте җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев. — Быел кандала үләне (донник) елы, аннан бик яхшы җыялар.

Бәяләргә килгәндә, балның килограммы 350–400 сум булыр дип көтелә. 

Район буенча бер шартлы терлеккә 12 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

“Курса МТСы” ширкәтендә бу күрсәткеч — 24,6, “Игенче”дә — 19, “Кырлай”да 18,5 центнер.

“Арча” ширкәтендә — 4, “Акчишмә”дә — 6,5, “Мәрҗани”дә 7,7 центнер гына туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International