ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

11 июльдән Арчаның үзәк мәчете каршында балалар лагере эшли башлый.

9 июльдә Көтек плотинасында Балыкчы көненә багышланган ярыш була. 5.15 сәгатьтә башлана.

Умартачылар быел бал елы дип куана.

— Юкә чәчәгеннән җыя алмасалар да (эссе булды), башка чәчәкләр җитәрлек, — ди район умартачылар җәмгыяте җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев. — Быел кандала үләне (донник) елы, аннан бик яхшы җыялар.

Бәяләргә килгәндә, балның килограммы 350–400 сум булыр дип көтелә. 

Район буенча бер шартлы терлеккә 12 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

“Курса МТСы” ширкәтендә бу күрсәткеч — 24,6, “Игенче”дә — 19, “Кырлай”да 18,5 центнер.

“Арча” ширкәтендә — 4, “Акчишмә”дә — 6,5, “Мәрҗани”дә 7,7 центнер гына туры килә.

7 июльгә район хуҗалыкларында 26373 тонна печән (25270 тонна кирәк иде) әзерләнде, 84586 тонна сенаж (130139 тонна кирәк) салынды. Халыкка 4887 тонна печән бирелде.

“Курса МТСы”, “Аю” ширкәтләре җитәрлек печән әзерләп, сенаж салып куйдылар.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Игенче”, “Тукай”, “Мәрҗани” хуҗалыкларында чәчүлекләрнең торышын карады, азык әзерләү, урып–җыюга әзерлек мәсьәләләре белән кызыксынды, җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште.


1
июль, 2016 ел
җомга

Бисмилләһир-рахманир-рахим. Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтуһ! Әлһәмдүлилләһ! Шатлыклы көнгә – Ураза гаетенә дә җиттек. Ураза бәйрәмнәре мөбарәк булсын!
Бер яктан Рамазан гаете – шатлыклы бәйрәм көне дә, икенче яктан –кызганыч та, чөнки ихлас күңелдән изге гамәлләр кылып, тәкъвалык- та уздырган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды. Ураза ае мөселманнарны тәрбияли торган ай. Суны, ризыкны гына калдырмадык, ә бәлки начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Күзләребез күбрәк Коръән аятләрен укыды, телләребез зикерләр кабатлады, кулларыбыз изге гамәлләр кылды, уй-фикерләребез яхшылыкта гына булды. 

Узган җомгада район башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе үткәрде. Анда Арча мәчетләреннән, мәдрәсәләреннән мөгаллимәләр һ.б. катнашты. 
– Шулай хөрмәт иткәч күңелле, – диде Арча станциясендәге “Изгеләр” мәчете мөгаллимәсе Гөлнара Әхмәтова. – Үзем ательеда эшлим, ял көннәрендә мәдрәсәдә укытам. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә алган белемнәрем әрәмгә булмасын дим. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен йөрүчеләр без.
– Бу рәхмәт, мәгърифәт ае, гөнаһлардан котыла торган ай. Аллаһы Тәгалә белән очрашуга без һәрвакыт әзер булырга тиеш. “Ризыкланыгыз һәм үзегезгә мәңгелек ризык әзерләгез. Мине зурлавыгыз белән сез мәңгелектә тук булырсыз”, – дигән Аллаһы Тәгалә. Рамазан аенда менә шундый мәҗлесләр үткәрү, иманнарыбызны ныгыту насыйп булды, – диде мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина.

Районда социаль җыелмадан файдаланырга хокуклы 8426 кеше яши.

Алар – Бөек Ватан сугышында, төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, инвалидлар һ.б. Бу категориядәгеләр бушлай юл транспорты, санаторий, дарулардан файдалана. Шушы 8426 кешенең 5908е, ягъни 71 проценты бу төр хезмәтләрдән баш тартып, акчасын ала. Җәмгысы 995 сум 23 тиен акча ул. Шуның 766 сум 55 тиене даруга каралган. Бушлай дарулардан баш тарткан инвалидларның 50 проценты авылда яши, шул ук күләмдә – Арча шәһәрендә. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә:

Узган җомгада 2016 елның язгы соңгы чакырылышында 12 егет армия сафларына китте.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә үткән тантаналы озатуда ата–аналар, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев катнашты.

– Армиядән куркырга кирәк түгел. Саратовтагы район шефлык күрсәткән хәрби частьта мин дә булып кайттым. Бүгенге шартларны үзем хезмәт иткәндәге чор белән чагыштырырлык та түгел. Шуны онытмагыз–иң сыналган дус та армиядә табыла. Хәерле сәгатьтә. Исән–сау әйләнеп кайтыгыз, – диде Зиннур Сәгыйтов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International