ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2016 ел
җомга

22–23 июнь төнендә Түбән Мәтәскә авылында яшәүче гражданин С.ның “Шкода Фабиа” маркалы машинасыннан “Алпайн” автомагнитоласы панелен һәм “Аsus” маркалы тышкы каты дискны урлап китәләр. Зыян 2600 сумга төшә. Тик карак урлап тапкан малы белән озак хозурланып йөри алмый, аның кемлеге бик тиз ачыклана.

23 июнь көнне Арчадагы “Стиль” кибетеннән көндезге 12нче яртыда 1000 сумлык калын кофта, 12 тулып 10 минут киткәч 2000 сумлык калын кофта һәм шорты урлап чыгалар. Тик карак ерак китә алмый, аның эзенә бик тиз төшәләр.

18 июньдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә административ беркетмә төзетмәс өчен ришвәт тәкъдим итү очрагы теркәлгән. Әлеге кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу авыр җинаять. Аның өчен 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

13 июньнән 14енә каршы төндә Төзүчеләр урамындагы йорт подъездыннан 3,5 мең сумлык велосипед урлыйлар. Каракны эзлиләр.

2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы үткәрелә. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса районыбыздагы инструктор участокларына түбәндәге телефон номерлары белән шалтырата аласыз:

1 номерлы участок 8(84366) 91–2–65

2 номерлы участок 8(84366) 56–7–34

3 номерлы участок 8(84366) 51–4–93

4 номерлы участок 8(84366) 52–3–93

5 номерлы участок 8(84366) 3–13–54

Сорауларны шулай ук “кайнар линия” телефоннары буенча бирергә мөмкин:

– бердәм федераль телефон: 8–800–707–2016

– Татарстанстат: 8 (843) 292–86–02.

Район газ хезмәте системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Арча газ куллану хезмәтенең Кенәр газ участогы җитәкчесе Сабиров Зөлфәр Габделхак улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Кибетләрдә алкоголь продукциясе сату кими, ә шул ук вакытта суррогатлар белән агулану очраклары артканнан–арта. Йөз граммлы шешәләрдә һәм биш литрлы канистрларда составына спирт кергән сыеклыкларны, законсыз җитештерелгән алкоголь продукциясен, Казахстаннан кергән аракыны, шулай ук лицензиясез, балигъ булмаганнарга, закон тарафыннан тыелган вакытта, стационар булмаган сәүдә нокталарында, шәхси йортларда сату проблемасы кискенләшә бара. Тик сер капчыкта ятмый, моны халык сизә, күрә, белә. Ә нишли ала?


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Районда 196 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлады. Барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, өлгергәнлек аттестаты алды. Тантаналы шартларда кулларына белем таныклыгы алгач, иң–иңнәр район хакимияте бакчасындагы Йолдызлар аллеясында үз йолдызларын кабызды һәм бар да кичен Арча стадионында бәйрәм итте. Чыгарылыш кичәләре узганнан соң, тагын күңелле мәшәкатьләр башланды...

Җомга көн. Кичке сәгать 4нче яртыда шарлар тоткан яшьләр район хакимияте бакчасына Йолдызлар аллеясына җыелды. Күңелле шау–шу. Араларында ике егет кенә ничектер җитдиләнеп, уйчанланып калган. Дулкынланмаслык та түгел: алар биредә үз Йолдызларын кабызачак! Мондый дәрәҗәгә быел Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Мөхәммәтнуров һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Динар Җәләев лаек булды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Штерә егете Динар Арча Укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөрде, журналист ролендә кызыклы кешеләр белән әңгәмә оештырды, футбол, хоккей уйнады, район сәхнәсендә мәдәни чаралар алып барды. Шаян да, җитди дә була белә. Әнисе Эльмира ханым:

– Теле әтисенеке (Раил, укытучы), – ди уены–чыны белән.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 26 июньдә Зур Бирәзә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Ибраһим Мөстәкыймовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының “Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү” темасына багышланган чираттагы коллегия утырышы узган атнада Арча педагогика көллиятендә узды.

Утырышта катнашучы рес- публиканың төрле районнарыннан килгән мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре милли мәгарифнең үзенчәлекләре, рус телле мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуда замана технологияләре турында сөйләштеләр. Соңыннан районнарның мәгариф идарәсе  җитәкчеләре урынбасарлары, методистлар, белгечләр, уку йортлары директорлары, татар теле дәреслекләре, методик әсбаплар авторлары катнашында семинар–киңәшмә үткәрелде. Анда рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту үзенчәлекләре, милли белемне үстерү мәсьәләләре күтәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International