ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Арча шәһәре башкарма комитеты, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә халыкның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау максатында, түбәндәгеләрне хәбәр итә. 2016 елның 29 июнендә 17 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте янында “Көнбатыш” территория җәмәгать үзидарәсе микрорайонында яшәүчеләрнең җыелышы була.

Көн тәртибендә ТР Арча шәһәре, ТАССРның 90 еллыгы урамы, 42 (Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән янәшә) адресы буенча парк зонасында балалар иҗаты үзәге белән 500 урынлы мәктәп төзү мәсьәләсен тикшерү.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84366)3–15–51. Элемтә тотучы кеше “Көнбатыш” микрорайоны җәмәгать үзидарәсе рәисе Минзин Ирек Рөстәм улы (89179134790).

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Яңа Кенәр авылында яшәүче Хәят Шакированы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Хәят әби Иске Ашыт авылында туган. 14 яшьтән колхозда эшли. 1957 елда Яңа Ашыт егете Малик Шакировка кияүгә чыга. 5 бала үстерәләр. 13 оныклары, 22 оныкчыклары бар.

Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов.

– Зөлфәт Зөфәрович, быел Татарстанда “Бизнес-класс” федераль проекты эшли башлады. Шул турыда сөйләсәгез иде.

– Эшмәкәрлек белеме бирүче әлеге федераль проект Татарстанда беренче тапкыр старт алды. Быел 15 майда Россиянең Goolge компаниясе һәм Саклык банкы Татарстан Респуб- ликасының Икътисад министрлыгы ярдәме белән Россия өчен үзенчәлекле “Бизнес-класс” проектын эшләтеп җибәрде. Бу проектта һәркем катнаша ала, хәтта пенсионерлар да. Интернет челтәрендә билгеле бер тестны үткәннән соң үз бизнесыңны булдыру һәм аны тагын да үстерү буенча бушка онлайн-курслар үтү проекты ул.

2002 елның 12 июнендәге “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукларына төп гарантияләр турында”гы 67 номерлы Федераль законның 19нчы маддәсе нигезендә, Арча районы территория сайлау комиссиясе тәкъдиме буенча Арча район башкарма комитеты карар бирә:

1. Арча муниципаль районының 2013 елның 17 гыйнварындагы “Арча муниципаль районы территориясендә сайлау участоклары төзү турында”гы (2015 елның 14 июлендәге, 2016 елның 26 июнендәге үзгәрешләр белән) 14 номерлы карарына түбәндәге мәгълүматлар белән үзгәрешләр кертергә:

1 июльдә сәгать 10да Үзәк мәйданда “Барыгыз да велосипедка!” девизы астында Сәламәтлек көне уздырыла. Барлык теләүчеләр үз велосипедлары белән катнаша алалар.

Арча янгын–коткару частеның укыту–матди базасында республика күләмендәге ярышлар булды.  13 команда ярышты. Беренче урынны Арча янгын–коткару часте командасы алды.

29 июньдә Арча стадионында республика күләмендәге янгын–коткару частьларының йомгаклау ярышы булачак. Арча янгын–коткару часте арчалыларны ярыш карарга һәм үзебезнекеләрне куәтләп торырга чакыра.

“Акчишмә”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Татарстан”, “Северный” ширкәтләре — печәнне, “Мәрҗани”, “Курса МТСы” ширкәтләре сенажны лабораториядә тикшерттеләр. Башка хуҗалыклар әлегә сыйфат белән кызыксынмый.

Бер шартлы терлеккә уртача 8,9 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

“Курса МТСы”, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә 18–16 центнер. “Мәрҗани”, “Акчишмә”, “Арча” ширкәтләрендә 3 центнердан артык кына туры килә.

28 июньгә булган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында барысы 20504 тонна (25270 тонна кирәк) печән әзерләнде. Шуның 2917 тоннасы халыкка бирелде.

59876 тонна (130139 тонна кирәк) сенаж салынды.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Арчага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Мөхтәрәм кунакны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International