Бу көннәрдә Наласа кешеләренең кайсы белән генә очрашсаң да: “Шәпләнде безнең юллар!” — дип сүз башлый. Без дә үттек ул юллардан, “Болай да эшләп була икән!” — дип сокланып бардык.
Узган атнада районда тәүлек буе эшли торган ике лагерь ачылды. Ә аңарчы, уку елы тәмамлану белән, мәктәп яны лагерьларында 804 бала ял итәргә өлгерде.
Армия сафларына китүче егетләрне Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музееннан озату традициягә кереп бара. Быел герой якташыбыз туган йортка сәяхәт аның туган көне уңаеннан оештырылды.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Түбән Оры авылында яшәүче Зәйтүнә Муллагалиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
23 июньгә булган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында 15468 тонна печән әзерләнде, 43250 тонна сенаж салынды.
“Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Татарстан” хуҗалыклары җитәрлек кадәр печән әзерләделәр.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Татарстан – Россиядә 23 федераль партия проектын һәм тагын өстәмә 9 төбәк проектны тормышка ашыручы бердәнбер территория.
Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тулды. Районыбызның күп гаиләсен бабайсыз, әтисез, улсыз, абыйсыз, кыз туганнарсыз калдырган дәһшәтле елларны Хәтер көнендә искә алабыз. Быел да Арча үзәгендәге стела янында район күләмендә Хәтер көне узды.
Өйгә газета, журналлар килми башласа, нәрсәдер җитмәгән кебек була. “Язылырга онытканмын икән, икенче айдан гына киләчәк инде, бер ай буе ничек түзәрмен”, – диючеләр еш очрый. Шулай төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә язылырга өлгерә алмаган булсагыз, икенче яртыеллыкка газета–журналларга язылу 25 июньгә кадәр озайтылды.
Бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды. Алда чыгарылыш сыйныф укучылары алдында тагын бер зур сынау – югары уку йортларына укырга керү. Быел бу юнәлештә аларны нинди үзенчәлекләр көтә? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып үткән брифингта сүз шул хакта барды.
Кичке сәгать җидедән төнге бергә кадәр юлларда рейдта булдык. Өчәр кешедән торган (ЮХИДИнең район бүлекчәсе, Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, участок инспекторы) биш экипаж биш юнәлештә юлга чыкты.