Хөкүмәт тарафыннан өлкәннәргә карата игътибар артканга күңел сөенә. Яшь чакларында мөмкин булмаган гүзәл җирләрне күрергә, төрле конкурслар оештырып, яшьлекләрендә ачыла алмаган сәләтләрен дөньяга чыгару өчен ярдәмне бик еш тоя алар.
«Арча ягы- кунакчыл як». Бу гыйбарәнең хак икәненә 23 нче июнь көнне Әстерхан өлкәсеннән килгән татарлар тагын бер кат инангандыр. Районыбызга кем генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә.
Бүген Арча муниципаль районында Татарстан Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Анда депутатлар республикада туризм тармагын, авыл туризмын үстерү мәсьәләләрен карадылар һәм парламентның чираттагы уникенче утырышы булачак көн тәганләнде.
Халыкның көнкүрешен яхшырту максатыннан эшләнгән дәүләт программаларының берсе – “Чиста су” программасы. Ул быел безнең районда ничек тормышка ашырыла?
Сугыш башланганда Шәрифҗанга нибары 16 яшь була. Иртән басуга эшкә барырга дип чыккан җиреннән фашистларның илебезгә бәреп керүләре турындагы хәбәрне ишетә ул. Аннан инде тылда хезмәт, фронт, госпиталь, тагын сугыш, җиңү. Ул көннәрне бүгенгедәй хәтерли ветеран.
Анда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, Арча, Балтач, Саба, Әтнә районнарының мөхтәсибләре, районыбыз мәчетләренең имам–хатыйблары катнашты.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре зур эш башкарды. Районның балалар китапханәсе, “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән Беренче Бөтенроссия акциясендә уңышлы катнашып, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыкларының Дуслык йорты” директоры И.И.Шәриповның Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының балалар китап- ханәсе дипломы белән бүләкләнде.
24 июньдә 8дән 16 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Банк урамы, 6в йорт адресы буенча (социаль яклау бүлеге, 11нче бүлмә) адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре, 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов бушка консультация уздыра. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08.
Көн тудымы, тетрәндерерлек хәбәрләр килеп тора. Узган җомгада Чиканас авылында ике малайның суга батып үлүе аяз көндә яшен суккандай булды.
“Ватан”, “Курса МТС”ы, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтләре җитәкчеләре хезмәт алдынгыларын “Арча хәбәрләре” район газетасына яздырдылар. Башкаларга кушылырга әле вакыт бар.