ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

“Ватан”, “Курса МТС”ы, “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтләре җитәкчеләре хезмәт алдынгыларын “Арча хәбәрләре” район газетасына яздырдылар. Башкаларга кушылырга әле вакыт бар.

2016 елның 1 сентябреннән транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының административ регламенты үз көченә керә.

2 июньдә Көньяк урамындагы бер хуҗалык (Арча станциясе) сараеннан өч төргәк штукатур сеткасы урлыйлар. Карак тотыла һәм аңа карата җинаять эше кузгатыла. 

16 июньдә Иске Иябаш авылында янгын чыгып, өебез, мунча, сарайлар янып бетте.


17
июнь, 2016 ел
җомга

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе шимбә көннән башлап тоташ яңгырлар башланачагы турында искәртеп хуҗалык җитәкчеләренә хатлар җибәрде. Аңа кадәр азык әзерләү мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга кирәк.

Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте.

Гөберчәк авылында яшәүче Тәскирә Хәйбинага 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. Матур, гүзәл мизгелләр кичердек без бу минутларда.

Яңа Кенәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат–мәктәбе (директоры Ленар Вәлиев) 2015 елда ныклап төзекләндерелде. Интернат, әйтерсең лә, яңа күлмәк кигән. Аның хәтта исеме дә башка.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилее белән котлап аңа Россия Федерация- се Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды

Бүгенге көнгә районда 246 бала туган, шуларның 141е малай, 105е кыз. Узган ел 591 бала дөньяга килгән булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International