ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Якташыбыз, республика клиник хастаханәсенең бүлек мөдире Зәйнуллин Илнур Васыйл улына хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районда китапханә эшен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Арча үзәк китапханәсе китапханәчесе Гәрәева Наилә Илнур кызы муниципаль район башлагының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Балаларның ялын оештыруга районда быел зур игътибар бирелде, җәйге лагерьлар гөрләп эшләде һәм эшли.

Яңалык буларак беренче тапкыр бөек Тукай белән бәйле, Яңа Кырлайда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте ярдәме белән татар теле юнәлешендә “Без Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы җәйге ял аланы булдырылды. Анда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан, Мари Иле, Удмуртия, хәтта Казахстаннан 150 сәләтле бала ял итте.

Курса-Почмак авылында гомер кичерүче Оркыя һәм Барый Әхмәтсафиннар күпләр өчен үрнәк пар. Алар инде 62 ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр.

Барый абый белән Оркыя апа икесе дә Курса-Почмак авылында туганнар. Балачаклары авыр елларга туры килгән. Курса-Почмакта башлангыч, аннары Иске Мас- рада җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлыйлар.

Барыйны ат караучы итеп эшкә куялар. 25 ат, 1 үгез карый 15 яшьлек егет. Аннары Марига урман кисәргә җибәрәләр. 18 яше тулмагач, фураж ташырга куялар. Капчыкларны күтәрә алмагач, такта куеп тәгәрәтеп меңгерә торган була. Аннан кайткач, тракторга укып, 10 ел тракторчы булып эшли. Бригадир авырып киткәч, аның вазифасын үти. Аннан соң механик булып эшли. 5 ел Тәтештә агроном булырга укый, агроном булып эшли. Партоешманы җитәкли. Аннары авыл Советы рәисе итеп куялар. 15 ел шунда эшли.

Оркыя апа да 12-13 яшеннән колхозда эшли. 

Венера һәм Сәүбән Мифтаховлар белән мин Арча станциясендә узган бер бәйрәмдә таныштым. Икесе дә кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар иде. Сәүбән абый агач эшләнмәләр, Венера апа чигелгән әйберләр тәкъдим итә. Аларны кул белән ясалган, я булмаса чигелгән димәссең дә. Күзләреннән үк җылылык бөркелеп торучы өлкән яшьтәге, әмма күпкә яшь күренгән бу кешеләр белән очрашып сөйләшәсем килде.

Күптәнге танышын күргән кебек ачык йөз белән ишегалдында ук каршы алды Сәүбән абый, аннан өйдән ягымлы елмаеп Венера апа чыкты. Алар өендә үземне бик иркен һәм рәхәт хис иттем. Аралаша торгач, яшьлек еллары да искә төште, күңел түрендә яшеренеп яткан кайбер серләр дә тышка калкып чыкты.

Татарстан Республикасында “Мәк–2016” комплекслы оператив–профилактик операция үткәрелә. Аның беренче этабы 27 июньнән 31 июльгә, икенче этабы 10 августтан 30 сентябрьгә кадәр барачак.

“Мәк–2016” законсыз чәчүлекләрне, составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне ачыклау һәм юкка чыгару максатында үткәрелә.

Өй янында составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне аз гына күләмдә үстерү дә (20 төпкә кадәр киндер, 10 төп мәк) административ хокук бозу буларак карала.

Безнең Арча районында наркотиклар куллану очрак- лары бармы? Бу сорауны без Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең бүлекчә җитәкчесе Ринат Котдусовка бирдек.

3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре 80 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев котлады.

– Исәнлек, саулык, тыныч хезмәт телим сезгә, – диде ул һәм ветераннарга, хезмәткәрләргә юбилей медальләре тапшырды, бүлекчә җитәкчелеге тарафыннан юбилей уңаеннан чыгарылган китаплар бүләк итте, һәр ветеранны җылы сүзләр белән искә алды.

– Мин 1957–1982 елларда Чаллыда, Түбән Камада җитәкче урыннарда эшләдем. Ул вакытта йөзләп кенә машина булгандыр. Ә Арчада Бөтенроссия ирекле автомобиль сөючеләр җәмгыятен җитәкләдем, – диде Равил Галимов.

Арчадан Наил Галимуллинны белмәгән кеше юктыр. 28 ел (1970–1998 елларда) дәүләт автоинспекторы булып эшләп, халык арасында абруй казанган кеше ул.

Арча тавыннан баскычтан төшкәндә төзелеш манзарасы ачыла. Җирләр казылган, йөк машиналары балчык, ком ташый, зур–зур тракторлар мәйданны тигезли, тыгызлый, төзүчеләр мәш килә.

Әле 12 майда гына 2016 елда Татарстан Республикасында Су саклау зонасы елы уңаеннан “Казансу елгасының яр буе, Арча шәһәре” проекты эскизын тикшергәннәр иде. Озак та үтмәде Казансу елгасы буенда ясалма күл, ял паркын эшли башладылар. Төзелеш бүген нинди хәлдә – шул мәсьәләне өйрәндек.

Эш барышын фотоларга төшереп, биредә эшләүчеләр белән сөйләшкәндә яныбызга Арчадагы ширкәтнең техника куркынычсызлыгы инженеры Альберт Кәшәфетдинов килеп җитте.

Июнь аенда Арчаның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары бочче уеннары буенча Чистайда узган ТР чемпионатында катнашып кайтты.

9 район һәм шәһәрдән 27 уенчы, һәр командада өчәр спортчы бар иде. Арча районы командасы составында Тимур Рәхмәтуллин, Гөлүсә Гарифҗанова һәм Ралинә Шакирова чыгыш ясады, Тимур белән Гөлүсә – икенче, Ралинә дүртенче урынга лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең балалар командасы икенче урынны алды.

Өлкәннәр арасында Айрат Низамов (1 урын), Рамил Шәрәфетдинов (2 урын), Зилә Сөнгатуллина (4 урын) катнашты. Алар 11 район һәм шәһәрдән килгән 30га якын катнашучы белән көч сынаш-ты һәм командалар арасында 1 урынга лаек булдылар.

Арча агросәнәгать көллиятенә “Курса МТС”ы ширкәте юлламасы белән ике егет укырга килде.

Килешү шарты буенча, егетләр көллияттә өч ел механизаторлык һөнәрен үзләштерә, ширкәттә практика уза һәм уку тәмамлангач анда өч ел эшләргә тиеш. Уку дәверендә ширкәт егетләргә ай саен 5 мең сум стипендия түли, ә диплом алгач эш белән тәэмин итә һәм торак белән тәэмин итү мәсьәләсен кайгырта.

4 июльдә Яңа Кырлайда “Без –Тукай оныклары“ чатырлы ял аланы эшли башлады.

Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча районы мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте оештырды. Татарстан, Удмуртия, Мари Иле, Саратов өлкәсе, Казахстаннан 12-17 яшьлек 150 яшүсмер җыелды. Программа татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклау, укучыларга татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтү, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерү, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Шулай ук танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, осталык дәресләре уздыру, Кушлавыч авылындагы, Габдулла Тукайның мемориаль, “Казан-арты” тарих–этнография, Әлифба музейларына сәяхәт оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International