ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

25 февральдә хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш икътисадчылар катнашында үткән җыелышта хуҗалыкларның 2015 елдагы эшчәнлегенә анализ ясалды, 2016 елга үсеш перспективалары билгеләнде.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 26 февральдә Арчада яшәүче Бари Муллагалиевны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 27 февральдә Яңа Кенәр авылында яшәүче Нәгыймә Сәмигуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2016 елның 15 мартында Арча Мәдәният йортында Әбри Хәбриев һәм “Рәвешләр” төркеменең концерты була. Башлана 19 сәгатьтә. Билетлар Мәдәният йорты кассасында. Реклама 12+

 

2016 елның 1 гыйнварынан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен килгән административ штрафны карар чыкканнан соң 20 көн эчендә түләсәләр, 50 процент ташлама ясала.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

20,27 февральдә Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар. Хайдаров Камиль «Тынлы уен кораллары” номинациясендә III дәрәҗә лауреат (укытучысы Кондратьев Сергей Николаевич, концертмейстер Мингазова Лейля Мухановна), Хасанова Рената дипломант (укытучысы Гайнетдинов Альберт Салахович, концертмейстер Хасанова Земфира Фаридовна), Шигабиева Азалия “Фортепиано” номинациясендә дипломант (укытучысы Рахматуллина Эльвира Фаятовна). Котлыйбыз! 

26 февральдә Казанда “Морозко-2016”(“Суыккай-2016”) Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Гитаристлар триосы  Файзрахманова Сусанна, Ахметзянов Азат, Гайнетдинов Ильдус III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучысы Фахрутдинова Альмира Леонидовна). Котлыйбыз!


26
февраль, 2016 ел
җомга

Бер танышым белән авылда терлек асраучыларга дәүләт ярдәме турында сөйләшәбез.

Боз сараенда Утар Аты, Шушмабаш, Апаз, Яңа Кырлай, Арчаның 1нче урта мәктәбе, 5нче гимназиянең 2001 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге укучылары арасында хоккей ярышлары узды.

Шушмабаш урта мәктәбендә “Хәзерге заман мәктәбендә хәрби-патриотик эшчәнлек” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International